Чүпрәлеләрне Бөтенроссия #яГоТОв бәйгесендә катнашырга чакырабыз
ГТО белән бәйле конкурс старт алды
Май башыннан Бөтенроссия #яГоТОв конкурсы старт алды, дип хәбәр итте безгә Чүпрәле районы ГТО тестлау үзәге белгече Илнур Мавзютов.
Ай дәвамында онлайн-марафонда катнашучылар "Хезмәткә һәм оборонага әзер" комплексының биш база күнегүен үтәп видеога урнаштыра һәм бик яхшы призлар ала алачаклар.
Күнегүләр белән видеороликны үз битендә #яГоТОв, #тренируйсядома, #спортнормажизни һәм үзеңнең 11 билгеле УИН идентификацион номеры белән бастырып чыгарырга кирәк. ГТО комплексында катнашучыларның барысына да бирелә торган уникаль идентификацион номерын рәсми сайтта алырга мөмкин. Хәм Чүпрәле районы ГТО тестлау узәгенен рәсми «Instagram» аккаунтын күрсәтергә кирэк @drozhzhanoye_gto (мәсәлән #яГоТОв #тренируйсядома #спортнормажизни #20770000013 @drozhzhanoye_gto ). Шулай ук социаль челтәрләрдәге РФ Спорт министрлыгының рәсми төркемнәренә дә язылырга кирәк (@vfsk_gto, vk.com/vfsk_gto).
Бүләкләр арасында портатив аудиоколонкалар, электрон китаплар һәм тагын бик күп кызыклы сюрпризлар бар.
Гомумән алганда, өй шартлары өчен иң туры килә торган биш күнегүне башкарырга һәм видеога язарга кирәк.
Конкурс турында нигезләмә белән ведомство сайтында танышырга мөмкин.
Чүпрәлеләр спорттагы уңышлары белән билгеле. Бу юлы да бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаслар һәм файдалы нәрсәләрне күңелле итеп тә уздырырлар, дип уйлыйбыз.
Уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев