Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәлеләр, сак булыгыз! Дәүләт хезмәтләренең фейк сайтлары барлыкка килде!

Киберҗинаятьчеләр балалы гаиләләргә яңа пособиеләр алуга багышланган сайтлар терки башлаган.

Бу турыда безгә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегендә полиция начальнигының оператив эш буенча урынбасары, полиция капитаны Ранис Латыпов сөйләде.  Кагыйдә буларак, дәүләт хезмәтләре порталында ата-аналар пособие алу өчен гариза бирә. “Мошенниклар шушы сайтны бик оста файдаланып, гражданнарга акча алу өчен кайбер ресурсларны тикшерергә тәкъдим итәләр. Шул ук вакытта төрле сылтамалар кулланалар. Еш кына әлеге сылтамаларда gosuslugi, gosuslugi-16,vyplaty, covid-vyplaty сүзләре очрый”, -ди Ранис Латыйпов.. Әгәр сез бала пособиесенә гариза бирергә телисез икән, үзегезнең чыннан да рәсми дәүләт хезмәтләре Порталында икәнлегегезне тагын бер кат тикшерегез.  Аның адресы – gosuslugi.ru. Мәгълүматны тикшерү өчен банк картасы мәгълүматларын кертмәгез һәм “счетка күчергән өчен комиссия суммасы” (мошенниклар күп очракта шулай тәкъдим итә)  түләмәгез.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев