Чүпрәлегә аккошлар кайткан
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәлегә аккошлар кайткан

Чүпрәле районының Кече Чынлы авылындагы күлне  өч аккош үз иткән.

Кече Чынлы авылында яшәүчеләр авыл читендә урнашкан күлгә аккошлар төшкәнен күргәннәр.

Бу хакта ooo_tsilna Instagram челтәрендә дә мәгълүмат бар.Авыл халкы  сүзләренә караганда, аккошлар ел саен килә, ә аннары каядыр юкка чыга. «Узган ел алар алтау иде, быел әлегә өчәү генә»,- диләр.

 Кошлар ярдан ераграк тора. Тик әлегә беркая да китәргә ашыкмыйлар. Мөгаен биредәге табигать ошап киткәндер, күрәсең.

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

???

Публикация от ООО ЦИЛЬНА (@ooo_tsilna)


Нет комментариев