Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәледә штраф түләмәгән өчен 70 шофер җавапка тартылды

Исегезгә төшерәбез, штраф түләмәгән машина йөртүчеләрне Россия Федерациясе КоАП 20.25 ст.1 бүлекчәсе буенча административ җаваплылыкка тарталар.

РФ КоАП 32.2 ст. 1 бүлекчәсе нигезендә административ штраф турында карар законлы көченә кергәннән соң, утыз көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. Законга буйсынмаган машина йөртүчеләргә штраф суммасының ике тапкыр күләмендә арттырып түләтү рәвешендә  санкцияләр кулланырга яисә унбиш тәүлеккә кадәр рәшәткә артына утырту җәзасы кулланырга мөмкин. Агымдагы елның узган чорында Чүпрәле муниципаль районы буенча юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын үзвакытында түләмәгән 70 машина йөртүчегә материал төзеде, аларның 8 -е мәҗбүри эшкә җәлеп ителде, калганнары икеләтә күләмдә штраф түләде.

Анатолий Михайлов, ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев