Шәйморзалылылар күршеләрдә кунакта
Кичә. Бүген. Иртәгә

Шәйморзалылылар күршеләрдә кунакта

2014 -Мәдәният елы кысаларында район мәдәниятчеләре бер-берсенә авылларга "кунакка" йөрүне планлаштырган иделәр. Әлеге күркәм традиция ел дәвамында алып барылды.

Күптән түгел Иске Шәйморза һәм Кече Шәйморза мәдәният йорты хезмәткәрләре, "Сөмбелә" халык ансамбле Зур Чынлы һәм Кече Чынлы авыллары халкына мәдәни ял чарасы тәкъдим иттеләр. Концерт программаларында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган җырлар, гореф-гадәтләребезне барлаган күренешләр, уен-көлке, заманча чыгышлар урын алган. Һәр ике авылда да үзешчәннәрне җылы алкышлап, иҗади уңышлар теләп калдылар.


2014Мәдәният елы

Нет комментариев