Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Балаларны янгын вакытында эвакуацияләнергә, янгын сүндерүчеләрне  чакыртырга өйрәтегез

Шырпы - балалар уенчыгы түгел

Җәйге каникуллар вакытында еш кына бәхетсезлек очракларының сәбәпчеләре һәм аларның корбаннары да балалар була. Алар кулына шырпы эләккән очракта эшнең ни белән бетәсен әйтеп торасы да юк. Шуңа күрә аларны ут белән уйнамаска, экстремаль хәлләрдә үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә, үз тормышың өчен көрәш күнекмәләренә кечкенәдән үк өйрәтергә кирәк.

–Ата-аналарга балаларда актив тормыш позициясе булдырырга, янгыннарның төп сәбәпләре турында сөйләргә, ут белән көрәшү күнекмәләренә һәм янгын чыккан очракта дөрес фикер йөртергә өйрәтергә кирәк. Шырпы белән уйнаганда бала янгынның нинди куркыныч бәла икәнлеген аңламый. Әмма бу хакта өлкән кеше гел истә тотарга тиеш. Ул үз баласының гамәлләре өчен җаваплы. Барыннан да элек балага ут белән уйнауның куркыныч икәнлеген аңлатырга кирәк. Сабыйларга газ плитәләре, мичләр кабызырга рөхсәт итеп, аларның кулы җитәрлек урыннарда шырпы, зажигалка калдырып, без аларның тормышын зур куркыныч астына куябыз. Балаларга һичшиксез, ут – кешенең дусты һәм дошманы, янгын килеп чыгу сәбәпләре, янгын вакытында нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләгез. Балаларны караучысыз калдырмагыз, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәгез.  Аларга ут белән уйнарга рөхсәт итмәгез. Янгын чыккан очракта өйдән ничек куркынычсыз итеп эвакуацияләнергә, янгын сүндерүчеләрне  чакыртырга өйрәтегез.

Янгын сүндерү хезмәткәрләрен чакырту өчен  01 номерны җыярга кирәк. Сезне янгынга каршы хезмәтнең диспетчерлык пункты белән тоташтырачаклар. Диспетчер үз чиратында берничә сорау бирәчәк, сезнең балагыз моңа әзер булырга тиеш.

1) Адрес?

2) Объект? (янгын кайда, мәсәлән, мәктәптә, фатирда, складта һ. б.).

3) Нәрсә яна? 

Реклама

4) Йортның номеры.

5) Фамилиясе? 

6) Телефон?

Йортыгызның, балаларыгызның иминлеге сезгә бәйле икәнен онытмагыз,- ди Буа һәм Чүпрәле районнары буенча күзәтчелек бүлегенең өлкән инспекторы,  эчке хезмәт майоры Инсаф Шакиров.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X