Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Бала– төп пассажир

Җәйге каникул вакытларында балаларның иминлеген тәэмин итү максатыннан агымдагы елның 20 июленнән 30 июленә кадәр Татарстан Республикасында “Бала – төп пассажир” оператив-профилактик чара игълан ителде.

Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Анатолий Михайлов сүзләренчә, чара барышында юлларда балалар хәвефсезлегенә игътибарны тагын да арттырганнар. Ни кызганыч, юл-транспорт һәлакәтләрендә улларыбыз, кызларыбыз сәламәтлегенә дә зыян килә.

–Безнең районда балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәде. Шулай да әти-әниләрнең, олыларның балаларга карата игътибары кимемәсен иде. Җәй айлары балаларның каникул вакытлары булса, әти-әниләрнең дә күбесе бу чорда ялга җыена, автотранспорт белән ерак юлга чыгучылар да аз түгел. Гомумән,кая гына барсагыз да балагызны машинага утырканда таләп ителгән барлык кагыйдәләрне дә үтәгез!, - ди автоинспекторлар башлыгы.   

Республика буенча мәгълүматларга күз салсак, саннар бер дә куанырлык түгел. Быелның узган алты аенда Татарстан юлларында теркәлгән 163 юл-транспорт һәлакәтендә 4 бала һәлак булган, 178 бала имгәнгән. Бала-пассажир катнашындагы 84 юл-транспорт һәлакәтләренең 70 процентында автомобиль йөртүчеләр гаепле. 

Реклама

Шуны да искәртик, профилактик чара барышында полиция хезмәткәрләре игътибарыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы балалар да читтә калмаячак. Хокук бозучы бала турында мәгълүмат алга таба профилактик эш алып бару өчен ул йөри торган белем бирү оешмасына тапшырылачак.

ЮХИДИнең Чүпрәле районы буенча бүлекчәсе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы булырга чакыра һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурлыгы турында искә төшерә. Әлеге кагыйдәләрне бозган өчен Россия Федерациясенең “Административ хокук бозулар турында” гы Кодексында каралган  12.23 маддәсендәге 3 өлеше нигезендә өч мең сум күләмендә штраф түләтү билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X