Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Бал кортлары һәрвакыт та “әйбәт түгелләр”

Көннәр җылытып, җәйгә таба авышты. Бал кортлары да күптән инде кышкы саклаудан чыгарылып, эшли башладылар.

Хәзерге вакытта ояларның көчәеп килгән чагы. Тиздән алар да күч аера башлап, хуҗаларына бал җыя башлаячаклар, чөнки аларны асрау өчен дә ниндидер кагыйдәләрне белергә һәм төгәл үтәргә кирәк. Шифалы да, шул ук вакытта проблемалы бөҗәкләр дә алар. Проблемалылыгы шул яктан – күп очракта күршеләрдә борчу тудыралар, узган-барганны чагалар һ.б. Бал кортларын асрауның билгеле бер кагыйдәләре бармы соң? Шулар турында аңлатуны сорап “Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең чик буе ветеринария контроле бүлеге начальнигы урынбасары Рифкать Шәйдуллинга мөрәҗәгать иттек.

Сезон башлану белән “Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә гражданнардан, бигрәк тә аллергик реакция белән интегүчеләрдән, күп мөрәҗәгатьләр килә, -диде ул да. - Күпләр үзләренең бакча кишәрлекләрендә умарта кортларын тота, бу аларның милке һәм алар анда теләсә нәрсә эшли алалар дип уйлыйлар һәм шуның белән күршеләренә уңайсызлыклар да китерәләр. Әмма бүгенге көндә һәр эшчәнлекнең регламентлаштырылган булуын һәм әлеге кагыйдә умарта тотучыларны да читләп үтмәвен истә тотарга кирәк. Шуңа бәйле рәвештә гражданнарга, шул исәптән шәхси ярдәмче хуҗалыкларда, крестьян (фермер) хуҗалыкларында, аларны җитештерү, үстерү, авыл хуҗалыгы энтомофиль үсемлекләрен серкәләндерү һәм умартачылык продукциясен сатып алу максатларында бал кортларын карап тотуның ветеринария кагыйдәләре (Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2016 елның 19 маендагы 194 номерлы боерыгы нигезендә расланган) бар,-ди Рифкать Шәйдуллин.

Белгеч әйтүенчә, кагыйдәләр нигезендә түбәндәгеләр үтәлергә тиеш:

- Кагыйдәнең 11 пункты нигезендә умарта оялары күрше җир кишәрлекләре чикләреннән кимендә 3 метр ераклыкта яисә, аларны күрше җир кишәрлегеннән ике метр биеклектәге тоташ койма (яисә куе куак) белән аеру шарты белән, урнаштырылырга тиеш;

-13 пункт нигезендә умарталарны караганда, бал агызганда, бал кортларын күчергәндә  башка затларның хокукларын һәм закон белән саклана торган мәнфәгатьләрен боза торган гамәлләр кылу рөхсәт ителми;

-17 пункт нигезендә торак пунктларда умарталар тотканда, аларның саны ике умартага 100 квадрат метр территория булырга тиеш исәбендә генә рөхсәт ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев