Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Ашлык өчен декларация тутыру тәртибе үзгәрде

Хәзер декларацияне, Росаккредитациянең рәсми сайтында декларацияләрне автоматлаштырылган Электрон теркәү сервисын кулланып, гариза бирүче үзе теркәячәк.

“Элек елларда мин ашлык өчен декларацияне сертификацияләү органында тутыра идем. Бу елдан мин аны электрон имза ярдәмендә үзем рәсмиләштерергә тиеш. Дөресме бу?” В. Иванов, Иске Чүпрәле авылы.

Газета укучыбызның әлеге соравына “Россельхоз-надзор”ның  ТР буенча идарәсе дәүләт инспекторы Раил Әбүзаров җавап бирә.

Реклама

– 2021 елның 1 январеннан продукциянең туры килүе турында декларацияләрне теркәүнең яңа тәртибе үз көченә керде (Икътисадый үсеш министрлыгының  2020 елның 31 июлендәге “Ярашлылык турындагы декларацияләрне теркәү тәртибен һәм декларацияләрнең бердәм реестрын формалаштыру һәм алып бару тәртибен раслау турында”гы 478 номерлы боерыгы). Хәзер декларацияне, Росаккредитациянең рәсми сайтында декларацияләрне автоматлаштырылган Электрон теркәү сервисын кулланып, гариза бирүче үзе теркәячәк. Барлык документларны гариза бирүчегә бары тик үзенең көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән генә имзаларга кирәк булачак.

Тулырак мәгълүматны “Россельхознадзор”ның ТР буенча идарәсендәге фитосанитар күзәтчелек, орлык, ашлык сыйфатын тикшерү күзәтчелеге бүлегенә Казан шәһәре, Оренбург тракты урамы, 20а адресы буенча килеп, хат юллап та, шулай ук, 8 (843) 277-69-26 телефонына шалтыратып белешергә  яисә идарәнең сайтына shn.tatarstan.ru сылтамасы аша кереп тә танышып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X