Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Алимент түләмәүчеләргә катгый чаралар күрелә

Татарстанда алимент буенча бурычы булган 20 мең кеше яши.

 Әлеге бурычларның гомуми суммасы 3 млрд. сумга якын.  Суд приставлары сүзләренчә, гадәттә, алимент түләмәүчеләрнең күпчелеген 30дан 42 яшькәчә булган ир-атлар тәшкил итә.  Тикшерү органнары хезмәткәрләре белдерүенчә, түләмәүчеләргә карата үткәрелгән чараларның иң кулае – транспорт йөртү хокукын чикләү һәм РФ территориясеннән чыгуны тыю. Бу – бурычлары 10 мең сумнан артканнарга кагыла.
Балалары алдында матди вазифаларын башкарудан баш тартучылар арасында хатын-кызлар да бар. Андый аналар республикада – 2 487 исәпләнә. Аларның күпчелеге асоциаль яшәү рәвеше алып бара һәм ана хокукларыннан мәхрүм ителгән. 
Безнең районда алимент түләүче 58 кеше бар. “Шуларның 21е баласын беркүпме генә булса да матди тәэмин итүдән читләшеп, качып йөри иде. Бүгенге көнгә аларның саны 18гә калды“,- диде безгә суд-пристав башкаручы Алсу Албутова. Бу урында шуны да искәртергә кирәк, граждан беркая да эшләмәсә, әмма суд аннан алимент түләтү буенча карар чыгарган булса, алимент суммасы Россия буенча уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә. Ә хәзерге вакытта илдә уртача хезмәт хакы 44076 сумга тигез. Ягъни алимент суммасы бер бала өчен генә дә 11 мең сумнан артып китә. Газетаның үткән саннарының берсендә алимент суммасының “списать“ ителмәве, баласы балигълык яшенә җиткәч тә әти яки әни кеше өстендә түләнергә тиешле сумма булып торачагы турында аңлаткан идек. Бер сүз белән әйткәндә, “алиментчы“га эшкә урнашу һәм бурычын түләп бару яхшырак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев