"Акчарлак" бассейны эшли башлады
Коронавирус таралу куркынычы булган чорда озакка сузылган мәҗбүри каникуллардан соң район үзәгендәге “Акчарлак” йөзү бассейны янә эшли башлады.
“Эш сәгатьләре элеккечә үк – иртәнге 10 сәгатьтән кичке 21.00 сәгатькә кадәр. Сауна әлегә эшләми. Анысы пандемиянең ничек чигенүенә карап эшли башлаячак”, - ди Башкарма комитетның спорт һәм яшьләр эше буенча бүлек башлыгы Руслан Вильданов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев