Туган Як
  • Рус Тат
  • Закон катгый, әмма ул закон

    Аракыдан ерткычлыкка бер адым Шушы көннәрдә Чуваш Чүпрәлесе авылында яшәүче 48 яшьлек Владимир Ягашкинның кылган җинаяти гамәлләре буенча тикшерү эшләре тәмамланды, хәзер аңа Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 127 нче маддәсендәге 2 нче бүлекчәсе ("в", "г" пунктлары) һәм 318 нче маддәсендәге 1 нче бүлекчәсе буенча җавап тотарга туры киләчәк. Тикшерү барышыннан...

    Аракыдан ерткычлыкка бер адым

    Шушы көннәрдә Чуваш Чүпрәлесе авылында яшәүче 48 яшьлек Владимир Ягашкинның кылган җинаяти гамәлләре буенча тикшерү эшләре тәмамланды, хәзер аңа Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 127 нче маддәсендәге 2 нче бүлекчәсе ("в", "г" пунктлары) һәм 318 нче маддәсендәге 1 нче бүлекчәсе буенча җавап тотарга туры киләчәк.

    Тикшерү барышыннан мәгълүм булганча, көндәлек тормышта Владимир Ягашкин еш кына спиртлы эчемлекләр эчәргә яраткан. 27 августта исә үз өендә, көтмәгәндә Н.Гавриловка ташлана ул. Тегенең йөзенә, күкрәгенә йодрык белән күп мәртәбә суга. Н.Гаврилов идәнгә егылгач та Ягашкин аңа ерткычларча ташлана, аяклары белән типкәли. Аннан соң кухня пычагы алып тегенең күкрәгенә китерә, үтерү белән яный. Тәмам чыгырыннан чыккан "ерткыч" моның белән генә чикләнми, "кунагы"ның кулларын каеш (ремень) белән бәйләп, бакча яктагы кое янына өстерәп чыга һәм башыннан аягына кадәр салкын су белән коендыра. Аннан соң янә өйгә алып керә һәм чәйнектә су кайнатып тегенең башына кайнар су агыза. Төнге унберләр тирәсендә Н.Гавриловны гаражга алып чыгып ишекләрне бикләп куя. Икенче көнне төшке уникеләр тирәсендә генә Гавриловны иреккә чыгара. Әлеге хәлләрдән соң Н.Гавриловның авыр тән җәрәхәтләре алуы ачыклана, 15 процентка якын тәне пешә.

    Шушы ук Владимир Ягашкин 7 сентябрь көнне Алешкин-Саплык авылының Московская урамында урнашкан 30 нчы йорт янында гауга чыгара. Әлеге урынга полициянең участок вәкиле, өлкән лейтенант А.Җәлалов килгәч тә, үзенең хулиганлык кыланмышларын туктатмый. Полиция хезмәткәренең форма киеменнән булуына да карамастан, ике кулы белән А.Җәлаловның киеменнән эләктерә һәм өлкән лейтенантны җиргә егарга тырыша. Эше барып чыкмагач, полиция хезмәткәренең йөзенә ике мәртәбә баш белән бәрә. Нәтиҗәдә, А.Җәлалов тән җәрәхәте ала. Әлбәттә, тикшерү барышында В.Ягашкин үзенең гаебен тулысынча таныды. Хәзер аңа район суды каршында да җавап бирергә туры киләчәк.

    Ленар Закиров, Буа районара тикшерү бүлеге тикшерүчесе.

    Реклама законсыз урнаштырылган

    Район прокуратурасы эшмәкәрлек эшчәнлеген башкаручы физик һәм юридик затларның "Реклама турында"гы федераль закон таләпләрен ничек үтәүләрен тикшерде һәм шуның нәтиҗәсендә түбәндәгеләр ачыкланды.

    Җаваплылыгы чикләнгән "КазЦветМет" җәмгыяте Чүпрәле районы территориясендә кара һәм төсле металл җыю белән шөгыльләнә. Иске Чүпрәле авылы территориясендә үзләренең хезмәт күрсәтүләре турында законсыз ике реклама конструкциясе урнаштыралар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуратурасы әлеге җәмгыятькә карата Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 14.37 маддәсе буенча эш кузгатты. Административ эш Татарстан Республикасының Арбитраж судында каралганнан соң җаваплылыгы чикләнгән "КазЦветМет" җәмгыяте 50 000 сум күләмендә штрафка тартылды.

    Сатып-алулар законлы эшләсен!

    Чүпрәле районы прокуратурасы тарафыннан "Чүпрәле районы үзәк хастаханәсе" - муниципаль заказ бирүче бердәм комиссиясенең дәүләт һәм муниципаль кирәкләр өчен сатып алу өлкәсендәге законнарның үтәлеше тикшерелде.

    Моннан ачыкланганча, 94 ФЗ номерлы Федераль законның 15нче маддәсен "Товарлар кайтаруга заказлар урнаштыру, эшләрне үтәү, дәүләт һәм муниципаль кирәкләре өчен хезмәтләр күрсәтү турында" 2011 елда кече эшмәкәрлек субъекты өчен заказчы тарафыннан заказлар урнаштырылмаган. Тикшерү барышында сатып алу процедуралары үткәрмичә 1нче кварталда бәяләре 100 мең сумнан да артып киткән бер үк исемдәге товарлар сатып алу буенча Законның 55нче таләпләрен бозып, килешү төзү очраклары теркәлгән. Россия Федерациясе Бюджет кодексының 73нче маддәсендәге таләпләрне бозу сәламәтлек саклау учреждениесенең сатып алу реестрында күзәтелә. Сатып алынган товарлар турында тулы мәгълүматлар юк, товар кайтаручының исеме һәм кайда урнашканлыгы һәм товарларның кайчан сатып алынганлыгы хакында да белешмәләр күренми.

    Программада каралганча сатып алу реестры электрон формада формалаша. Мөһим булган очракта аны кәгазьгә бастырып чыгару мөмкинлеге дә бар, тик нигәдер шулай эшләмәгәннәр һәм бухгалтериягә тапшырмаганнар. Нәтиҗәдә килешүләрнең үтәлешенә агымдагы контрольлек итү тәэмин ителмәгән. Шул ук вакытта 1 форма буенча отчет формалаштырганда "Бухгалтер исәбе турында"гы Федераль закон таләпләрен бозып, үтәлмәгән килешүләр дә үтәлгән сыйфатында отчетка кертелгән. Чүпрәле районы үзәк хастаханәсенең җаваплы хезмәткәрләре тарафыннан да "Бухгалтер исәбе турында"гы 9нчы маддәсен бозу очраклары бар. Килешүләр, имзасыз һәм номерсыз, финанслау чыганаклары һәм датасы күрсәтелмәгән накладнойлар исәпкә алына. Тикшерү нәтиҗәләре буенча район үзәк хастаханәсенең баш табибы адресына күрсәтмә (представление) бирелде һәм күрсәтмә буенча вазифаи 3 зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

    Руслан Алиуллов, район прокуроры ярдәмчесе.

    Автоинспектор карарына протест

    Район прокуратурасы ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторының гражданнарны административ җаваплылыкка тарту турындагы карарына протест белдерде.

    Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсенең юл-патруль службасы өлкән инспекторы Э.М.Сәлахов тарафыннан Илгиз Зәйнуллинга һәм Ранил Зиһаншинга РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.29 маддәсендәге 3 нче бүлекчәсе буенча "исерек килеш тиешсез урыннан юл аша үтү" формулировкасы белән 500 сум күләмендә штраф билгеләнә. Әмма, прокуратура әлеге карарның нигезсез булуын ачыклады һәм протест белдерде. И.Зәйнуллинның һәм Р. Зиһаншинның исерек хәлдә булуларына дә-лилләү үткәрелмәгән.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: