Ящур- куркыныч чир

ТР буенча "Россельхознадзор" идарәсе Монголиядә ящур буенча эпизоотик хәлнең начараюын һәм шул сәбәпле Россиягә чит илләрдән җылык белән эшкәртелмәгән сөт, ит продуктларын кертүгә вакытлыча чикләү кертелгәнлеген хәбәр итә.
-Ящур - тиз таралучы, мөгезле эре терлекне, сарыкларны, дуңгызларны зарарлаучы вируслы кискен чир. Ящур кешегә дә йогамы соң? Әйе, вирус белән йогышланган продукт кулланса, чир кешегә дә эләгә. Кешегә чирнең кайнамаган сөт, чи ит белән эш иткәндә эләгүе дә ихтимал. Югары температурада вирус бик тиз һәлак була, шуңа күрә суелган малның итеннән пешкән колбаса әзерләргә мөмкин, ә сөтне, һичшиксез, пастеризацияләргә кирәк. Ә инде чирле терлекләр белән эшләүчеләргә (сыер савучыларга, дәвалаучыларга, суючыларга) вирусның, турыдан-туры контакт нәтиҗәсендә, маллар төчкергән, ютәлләгән вакытта һава аша да, аларның пычрагы-бүлентеге эләккән предметлары аша да йогу куркынычы бар,-ди РФ дәүләт чигендә чик буе ветеринария контроле бүлеге дәүләт инспекторы Г.Арсланова.
Ящур авыруының билгеләре авыруны йоктырганнан соң 2-3нче көннәрдә күренә башлый. Малларның авызларында, иреннәрендә, болганчык сыекча тулы куыкчыклар барлыкка килә. Кешеләрдә исә баш авырту, туңу, мускулларда, сөякләрдә, билдә авыртулар башлана. Тән температурасы 38-39,5 градуска кадәр күтәрелә. Әлеге билгеләр 6-9 көн дәвамында саклана. Аннан соң иреннәрдә, авызда, сирәк кенә борын эчендә сыекча тулы куыкчыклар барлыкка килә. Мондый куыкчыклар бармак араларында да барлыкка килергә мөмкин, ди белгечләр.
Ящур - коточкыч зур икътисади зыян китерә торган афәт. Бу - терлекләр кырылуга, продуктлылыкны югалтуга, симертүдәге малларның авырлыгы кимүенә, үрчемгә зыян килүгә һәм шулай ук карантин чыгымнарына, продуктларны зарарсызландыруга, тышкы мохит предметларын чистартуга бәйле чыгымнар. Шуңа күрә дә инфекцияне читтән кертмәү хәстәрен күрү - профилактиканың иң ышанычлы юлы.
-Ящур авыруына шик туган очракта, бу турыда кичекмәстән ветеринария белгечләренә хәбәр итәргә кирәк,-дип кисәтә Г.Арсланова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.50800
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.45900
-
11 гыйнвар 2021 - 16:29Чүпрәледә ел башыннан ике янгын теркәлде Район башлыгы Марат Гафаров рәислегендә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды.41500
-
6 гыйнвар 2021 - 17:13Рөстәм Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы Узган елда православие динен тотучы татарстанлылар гадәттәгечә игелек һәм шәфкать юлыннан тайпылмадылар, иман байлыгын тиешле югарылыкта сакладылар.5000
-
5 гыйнвар 2021 - 10:43Чүпрәле районы паркларында Яңа ел тамашалары уза Чаралар кысаларында җитезлек һәм осталык буенча төрле ярышлар, кызыклы һәм күңел ачу номерлары, җырлар һәм биюләр үткәрелә.53500
-
1 гыйнвар 2021 - 16:25Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче Әмирҗан Бакаев туган авылым дип җан ата Әмирҗан абый Иске Чүпрәле авылында 1951 елның 1 январенда дөньяга килә.31800
-
28 декабрь 2020 - 10:18Татар Шатрашаны авылында яшәүче Ахметовлар 60 еллык гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтте Ахметовлар җырга-моңга бай гаилә.73600
-
26 декабрь 2020 - 14:58Иске Шәйморза авылында гомер итүче Ркия Хаярованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар Намуслы хезмәте өчен Ркия апа «Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде».60800
-
25 декабрь 2020 - 14:06Чүпрәледән 26 укучы Татарстан Президенты чыршы бәйрәмендә катнаша Чара барлык санитар кагыйдәләрне үтәп, 3 этапта оештырыла.47500
-
25 декабрь 2020 - 11:22Чүпрәледән татар кызы гүзәле Гүзәл Конкурсны "Бөтендөнья татар конгрессы" төбәкара иҗтимагый оешмасы оештырган иде.46800
-
24 декабрь 2020 - 14:002021 елда узачак мөселман бәйрәмнәре билгеле 2021 ел Һиҗри исәп буенча 1442–1443 еллар37200
-
23 декабрь 2020 - 15:55Дәрестә һәм класстан тыш чараларда укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү Сүземне күренекле язучы Г.Әпсәләмов фикере белән башлыйсым килә: “Мәктәпләрдә бер генә укытучы түгел, аларның һәрберсе хөрмәткә лаек.7800
-
23 декабрь 2020 - 15:18Чүпрәледә полиция бүләкләр тапшыра Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан районыбызда күркәм традиция буларак күп балалы яисә аз керемле гаиләләргә Кыш бабай һәм Кар кызыннан бүләкләр тапшыру башланды.32800
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
15 гыйнвар 2020 - 21:41Зимняя ночь в Дрожжановском районе
-
15 гыйнвар 2021 - 11:23
-
18 гыйнвар 2021 - 16:06Сайлау кампаниясендә активлык күрсәткән чүпрәлеләр бүләкләндеРайон башлыгы Марат Гафаров чираттагы киңәшмәдә Мактау Грамоталары тапшырды.5200
-
18 гыйнвар 2021 - 11:39Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров коронавирустан прививка ясаттыБүгенге көннән Татарстанда Covid-19 дан массакүләм вакцинацияләү башланды.6400
-
18 гыйнвар 2021 - 09:10Чүпрәледә "Эшлекле дүшәмбе" халык мөрәҗәгатьләрен тикшерүдән башланды Соңгы көннәрдә яуган кар авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен күп кенә проблемалар тудырды.6700
-
18 гыйнвар 2021 - 11:39Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров коронавирустан прививка ясатты Бүгенге көннән Татарстанда Covid-19 дан массакүләм вакцинацияләү башланды.6400
-
18 гыйнвар 2021 - 16:06Сайлау кампаниясендә активлык күрсәткән чүпрәлеләр бүләкләнде Район башлыгы Марат Гафаров чираттагы киңәшмәдә Мактау Грамоталары тапшырды.5200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика