Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Яңа Ишле мәктәбендә сыйныфташлар очрашуы узды

    Рәхмәт сиңа, мәктәбебез! Кайларда сез, сабакташлар, Егетләр, кызларыбыз, Олы юлга озатып калган Укытучыларыбыз.

    2016 елның 6 январенда мәктәптә үткән очрашу кичәсе "Болгар" радиосы дулкыннарыннан яңгыраган сәлам хаты һәм Салават Фәтхетдинов башкаруында "Сабакташлар" җыры белән башланып китте. Бу 1985 елда Чүпрәле районы Яңа Ишле мәктәбен тәмамлаган классташлар очрашуы иде.

    Без 30 елдан соң яңадан хөрмәтле укытучыларыбыз һәм кадерле классташларыбыз белән туган мәктәбебезгә җыелдык. Мәктәпкә җыелганчы өлкән яшьтәге укытучыларыбыз: хәреф танырга өйрәткән беренче укытучыбыз Разия апа Низамова, татар теле укытучысы, бездә туган телебезгә карата мәхәббәт уяткан Рәмзия апа Нигманова белән өйләренә барып күрешеп, сөйләшеп, хәлләрен белештек. Аллага шөкер, исән-сау, матур гына яшәп яталар.

    Ул көнне тып-тын булган зур мәктәп йорты машиналар белән тулы иде. Мәктәп йорты зур булса да, кардан чистартылган, юл ясалып куелган иде. Мәктәбебез кайчандыр олы юлга озатып калган укучыларын көткән. Безне ишекне ачып, матур итеп бәйрәмчә киенгән Ирек абый Фәхретдинов каршы алды (Безнең очрашу үткәрергә җыенуыбыз турында шалтыратып әйткәч, Ирек абый "кайчан кайтсагыз да, мәктәп ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык" дигән иде һәм шулай булды да). Мәктәптәге үзгәрешләрне, кабинетларны күрсәтеп чыккач, күрешеп сөйләшкәч, Ирек абый безне үзебез укыган кабинетка алып керде. Без һәрберебез үз урыннарыбызга утырдык. Ирек абый безгә "балалар, дәресне башлыйбыз" диде. Безнең алдыбызда мәктәп директорыбыз Гөлфинур апа Хисмәтуллина, класс җитәкчебез Гөлфия апа Алимова (безнең очрашуга Самарадан хәтле кайтты) һәм безгә тарих фәненнән белем биргән, хәзерге вакытта Иске Ишле мәктәбе филиалы директоры Ирек абый Фәхретдинов басып калдылар. Без үзебезне яңадан мәктәп елларына кайткандай хис иттек. Күңелдәге дулкынлануны берничек тә басып булмый иде: күпләребез күзләренә килгән яшьләрен сөртте. Укытучыларыбыз, классташларыбыз белән мәктәп елларын искә алып, бер-беребезнең гаилә хәлләре, тормышлары белән кызыксынып, рәхәтләнеп аралаштык. Безнең очрашуыбызга кунаклар: 1983 елда мәктәбебезне тәмамлаган, хәзер Казан шәһәренең КФУ каршындагы 2нче татар гимназиясендә укыту эшләре буенча директор урынбасары Әлфинә Камалова һәм 1986 елда мәктәбебезне тәмамлаган, хәзерге вакытта Лениногорск районы мәгариф бүлеге башлыгы Вагиз Санатуллин да килгән иде.

    Очрашуыбыз район үзәгендә урнашкан "Нурлы" кафесында дәвам итте (Аны оештырган классташларыбыз: Шланга авылында яшәүче Римма Мөхәммәтҗановага һәм Чүпрәледә яшәүче Фирдинә Абелхановага зур рәхмәт). Бик мәшәкатьле көннәре булуга карамастан (ул көнне кече уллары Алмаз районга концерт белән кайткан иде), "Нурлы"га яраткан укытучыларыбыз Фирдәүсә апа һәм Иршат абый Закировлар да килделәр. Бәйрәмебезне Чүпрәледә яшәүче Резеда Фәизова бик матур итеп алып барды. Бәйрәмебез шулкадәр матур үтте, бер-беребезгә булган сагыну хисләре олы ихтирамга әйләнде. Укытучыларыбызга күңел түрендә йөрткән рәхмәтләребезне җиткердек. Алып баручыбыз бездән мәктәп елларының иң истә калган вакыйгаларын сөйләтте: Гөлфия апа Алимова үткәргән класс сәгатьләрен, Гөлфинур апа Хисмәтуллина үткәргән математика атналыкларын, Иршат абый Закиров алып барган физика түгәрәкләрен, Ирек абый Фәхретдинов оештырган аҗаган уеннарын, колхозыбызга булышып чөгендер кырларында, мәктәп бакчасында эшләгәннәребезне искә төшерми мөмкин түгел иде. 2нче класста укыган бер вакыйганы сөйләп китмичә булдыра алмыйм. Мәктәптә 8нче март бәйрәмнәрен әниләрне чакырып, чәйләр әзерләп, концертлар оештырып, үзебез ясаган бүләкләрне тапшырып үткәрә идек. Ялгыз ике бала үстерүче укытучыбызның тормыш мәшәкатьләре күп булгандыр инде, "балалар, чәйләр әзерләп тормыйбыз инде бу юлы",-диде Разия апабыз. Бәйрәм буласы көнне без иртүк мәктәпкә килдек. Бездән күпкә алдан килүче апабыз юк иде. Без кайгыра башладык: тиздән әниләр киләләлр бит, әле концертны да кабатлыйсы бар. Көттек-көттек тә киенешеп елга янына киттек. Разия апабыз мәктәпкә елга аша чыгып килә иде. Әзрәк торгач елганың теге ягында бер кулына чиләк, икенче кулына зур сумка күтәргән апабыз күренде. Малайлар йөгереп аңа каршы елгага төшеп киттеләр. Апабыз безнең күңелләр төшмәсен диптер инде, безнең әниләргә һәм безгә өстәр әзерләү өчен таңнан торып камырлар куеп, коймак һәм кабартмалар пешереп, сумкасына вареньеларын тутырып килгән икән. Менә шундый укытучылар укытты безне!

    Укытучыларыбызның өйрәткәннәре, биргән киңәшләре тормышта һәрвакыт ярдәмгә килә. Без төрле уку йортларында укып, дөнья күргәч, аңладык, ныклы белем бирелә икән балаларга безнең Чүпрәле якларында.

    Бәйрәмебез тәмамланып урамга чыккач та, безнең таралышасыбыз килмәде. Яңа Ишледән килгән машиналарыбыз инде күптән көтсә дә, матур итеп бизәлгән Чүпрәле үзәгендә ашыкмыйча гына фотоларга төштек.

    Очрашуыбыз никадәр җылы мөнәсәбәттә үтеп, уңай, матур тәэсирләр калдырса да, һәрберебезнең күңелендә бер моңсулык калды: эх, кайтарасы иде заман җилләре кагылып башлангыч класслар өчен генә булып калган мәктәбебезне элеккеге хәленә. Нурланып, балкып, ачык ишекләре белән каршы алсын иде укучыларын. Безгә мәктәбебездә кабат очрашулар насыйп булсын иде.

    Очрашуга килгән укытучыларыбызга, мәктәптә безне якты йөз белән колач җәеп каршы алган Ирек абый Фәхретдиновка, бәйрәмебезне алып барган Резеда Фәизовага, "Нурлы" кафесы хезмәткәрләренә рәхмәтебез зур.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: