Туган Як
  • Рус Тат
  • Тел–милләтнең горурлыгы

    Тел турында дистәләгән, йөзләгән мәкаль бар. Әле алар да аның бөтен сыйфатын аңлатып җиткерәме икән?! Үз телеңнең кадерен белү өчен, чит илләрдә яшәп карарга кирәк.

    Бүген без эндәшкән сүзләр белән моннан йөз ел элек тә, мең ел элек тә әллә кемнәр үзара аралашкан. Алар белгәннең бик күбен без онытканбыз да. Тел үсә, үзгәрә. Бик матур мәгънәле сүзләр дә кулланыштан төшеп кала.

    Менә ничә ел инде мин чуваш милләтеннән булган балаларга татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә "Бишек җырлары", Татар халык ашлары серләренә, "Татарстанның милли музейлары" дигән темалар аңлатам. Башка милләт укучылары булуларына карамастан, алар татар теле һәм әдәбияты дәресләренә бик теләп йөриләр. Дәресләрдән тыш төрле кичәләрдә, конкурс-ларда да катнашалар.

    ***

    Кайбер гаиләләр башкаларга үрнәк булып, матур, тату гомер кичерә. Бездә дә мондый гаиләләр шактый. Шуларның берсе-Тяхиннар гаиләсе. Алар үзләренең хезмәтләрен яраталар, кешеләр дә аларны хөрмәт итә.

    Ник соң әле бүген нәкъ бу гаилә турында сөйлибез? Чөнки бу гаилә матур итеп ике телдә дә сөйләшә, аралаша белә. Әти-әниләре хастаханәдә пациентлар белән татар телендә сөйләшә, ә кызлары Александра сәхнәдә матур итеп татарча җырлый, дуслары белән аралаша. Бу гаиләдә татар халык ашларын да бик яратып пешерәләр икән. Бу турыда кызлары Саша: "Әни мине пешерү серләренә өйрәтә. Без татар халык ашларын да бик яратып әзерлибез. Бергәләшеп өчпочмак, кыстыбый, гөбәдия, токмачлы ашлар пешерәбез",-ди. Димәк, алар башка телне, аларның гореф-гадәтләрен дә хөрмәт итә белә. "Хөрмәтләсәң кешене, хөрмәтләрләр үзеңне" дигәннәр бит.

    ***

    2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 9 "а" сыйныф укучылары бөтен гомерен балалар укыту һәм тәрбияләүгә багышлаган хөрмәтле укытучы Клара Сәнатуллова белән очраштылар.

    Клара Сергеевнадан тел өйрәнү серләрен сорашып, аңа бер-бер артлы сораулар яудырдылар.

    Ул сүзен "Телне белү, аның белән дөрес эш итү-сүз байлыгына ия булу, кагыйдәләрне дөрес куллана белү дигән сүз ул-дип башлады. -Мин үземнең туган телемне яхшы белгәнгә, татар телен җиңел өйрәндем. Татар теленең күп сүзләре безнең сүзләргә охшаш. Аның яңгырашы, матурлыгы, иң кыска телләрнең берсе булуы мине җәлеп итте".

    Ул 1961 елда КГВИны тәмамлап, эшкә килә. Икенче югары уку йорты-УДПИны тәмамлаганнан соң мәктәптә эшли башлый. Клара Сергеевна укучыларның хөрмәтле, яраткан укытучыларына әйләнә. Чөнки тел белү кешенең гыйлем дәрәҗәсен һәм фикерләү сәләтен күрсәтә бит.

    Укучылар Клара Сергеевнаның саф татарча, матур итеп сөйләшүенә, телләр белүнең тормыштагы ярдәме турындагы фикерләрен яратып тыңладылар. Ул үзенең сүзен татар халкының бик мәгънәле мәкале "Тел-белемнең ачкычы, акылның баскычы" дип төгәлләп куйды. Балалар олуг мөгаллимәнең өч телдә дә матур итеп, ачык фикерләр белән сөйләшүен ихтирам белән сокланып тыңладылар. Укучылар, кеше яшәешендә телнең гаҗәп бер тылсым көченә ия икәнлегенә төшенделәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: