Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә 2015 елда аерылышучылар саны азрак

    Чүпрәле ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, 2015 елда районда 154 бала туган, 2014 елда 177 булган. 99 пар гаилә корган, 2014 елда 121 гаилә никахлашкан.

    Үткән ел 378 райондашыбызны югалтканбыз, 2014 елда-402. Иң куанычлысы, былтыр аерылышучылар саны, 2014 елдагыга караганда, 11гә азрак, 42 генә булган. 2016 елның бүгенге көненә районда ике бала тууы теркәлгән, бер пар өйләнешкән, кызганычка каршы, 11 чүпрәлеле вафат булган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: