Участок вәкиле Анатолий Михайлов турында

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре турында төрле фикер әйтүче кешеләр очрый. Тискәре уйлаучылар да бар, димәк алар авырлыкка юлыкмагандыр, ә бәлки кешеләрнең яхшы якларын күрергә теләмәүчеләрдер.
Полиция хезмәткәрләре иҗтимагый тәртип, кануннар буенча яшәүче гражданнарның тынычлыгын, сәламәтлеген, иминлеген саклаучы һөнәр ияләре. Ни кызганыч, кешелекнең бар чорында да җәмгыятьтәге тәртипне дин, мәдәният, тәрбия түгел, ә халыкның җаваплылыктан курку хисе тотып тора. Уйлап карагыз, мәсәлән, җир йөзендә бер генә хокук сакчысы да юк ди. Бу очракта безнең җәмгыять берничә көн эчендә тузан хәтле дә контроль булмаган анархиягә әйләнер иде. Рим империясенең сатирик шагыйре Ювенал кайчандыр: "Ә сакчыларның үзләрен кем саклар?", дигән шаяртулы сүзләре бүген тулысы белән чынбарлыкка туры килә. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре үзләрен саклаучы юк икәнен аңлап та, шушы эшкә килә икән, димәк, алар чын мәгънәсендә батыр, физик яктан гына түгел, рухи яктан да көчле шәхесләр.
Анатолий Михайлов та нәкъ моннан 20 ел элек эчке эшләр бүлегендә хезмәт юлын башлаган иде . Баштарак аны җинаятчеләрне эзләү бүлегендә сынап карадылар, аннан соң өлкән участковый вазифасына билгеләделәр. Аның карамагындагы участок иң эреләрдән санала. Чуваш Чүпрәлесе, Хайбулдино, Матак, Мунчәли һәм Шланга авылларындагы бар халыкны бергә кушсаң 3 мең кешедән дә артып китә.
-Без Анатолийны үз кешебез кебек якын күрәбез. Борчу-мәшәкәтең булса да аңа эчеңне бушатырга, киңәш сорап мөрәҗәгать итәргә була. Аны олысы да, кечесе дә әнә шул кешелекле, игътибарлы булганы өчен аеруча якын итә,-диләр аның турында участокта.
Ә барыннан да бигрәк, халыкны үз итүе, яратуы һәм рухи тойгыларын, тел төбен аңлавы да аңа хезмәтендә уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Профилактик учетта 76 кеше тора, шуларның 11е шартлы рәвештә хөкем ителгән. Тотрыксыз алты гаилә бар. Балигъ булмаганнар арасында да "йөгәнсезләрне" очратырга мөмкин. Агымдагы елда гына да 6 җинаять эше теркәлгән. Аларның күп өлешен урлашулар тәшкил итә.
-Июль аенда Матак авылында яшәүче 76 яшьлек әби кунакка киткәч, ишектәге йозакны җимереп өй эченә керәләр. Ялгыз карчыкның нинди байлыгына кызыгучы булгандыр инде, анысы билгесез. Шулай да бер тәүлек эчендә каракның эзенә төшеп, кулга алырга туры килде. Кануннарны санга сукмыйсың икән, гафу ит, гамәлләрең өчен җавап тотмый мөмкин түгел,-ди полиция майоры Анатолий Михайлов.
Участок вәкиленең һәр эш көне халыктан кергән мөрәҗәгатьләрне, хатларны анализлаудан башлана, гражданнарны кабул итә, профилактик чаралар буенча да әллә ни хәтле эш. Хуҗалыкларда да булырга, юл уңаенда мәктәпкә дә сугылып чыгарга туры килә.Социаль мошенниклар ятьмәсенә эләкмәсеннәр өчен карт-корылар белән дә сөйләшеп, аңлашып торырга кирәк. Кичке якта мәдәният йортлары, авыл клубларындагы яшьләрнең ничек ял итүләре дә контрольдә тора. Гомумән, участоктагы авылларның тулы иминлеген тәэмин итү Анатолий Михайловичка йөкләнгән. Административ хокук бозган өчен быелның 10 аенда гына да аның тарафыннан 70 тән артык бөркетмә тутырылган. Аларның күпчелеге җәмәгать урыннарында исерек килеш йөрүчеләргә туры килә. Участок вәкиленең бурычы халыкны хокукый тормышка өйрәтүдән гыйбарәт. Полициядә Анатолий Михайлов кебек егетләр эшли икән, чын-чынлап халыкка якын килеп, авыл кешесенең кайгысын уртаклашучы була икән, һичшиксез, алар үзләренә карата уңай фикерне югалтмаслар дип ышанасы килә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 21:35Чүпрәледә истәлекле дата – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне уңаеннан автойөреш һәм митинг узды 1 июльдә Россиядә истәлекле дата – хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелә.3100
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.3800
-
1 июль 2022 - 08:08Дәүләт янгын күзәтчелеге службасы оешуга 95 ел тула 2022 елның 18 июлендә бөтен ил буенча дәүләт янгын күзәтчелеге органнары юбилейларын – Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дәүләт янгын күзәтчелеге службасы оешуга 95 ел тулуны билгеләп үтәчәк.4400
-
1 июль 2022 - 08:06#ЭКОЯЗ2022 район бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде Бәйге төрле номинацияләр буенча узды.2600
-
1 июль 2022 - 08:04Абруйлы җитәкче, миһербанлы кеше Шушы көннәрдә үзенең 70 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтүче Тимерша Хәйрулла улы Әбдриев нәкъ шундыйлардан.3500
-
1 июль 2022 - 08:01Чүпрәле өлкәннәренә катлаулы компьютер да бирешә Чемпионат вакытында катнашучылар төрле биремнәр үтәделәр.2700
-
1 июль 2022 - 07:57Виктор Карабаев: “Кайда гына яшәсәң дә, эшләргә кирәк” Виктор Карабаевның хуҗалыгы Чуваш Бизнәсе авылында шактый иркен мәйданны алып тора.3700
-
29 июнь 2022 - 16:33“КИТАП” радиосы Татарстанның район һәм шәһәрләренә җәйге урам концертлары белән чыгып китте Ул концертлар кайсы шәһәрдә, кайсы районда яисә авылда булырга тиеш?..7800
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.10400
-
28 июнь 2022 - 13:55Чүпрәледә имам-хатыйблар Корбан аена әзерлек эшләре турында сөйләштеләр 9 июль-Корбан гаете.4000
-
28 июнь 2022 - 09:23Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин гражданнарны кабул итәчәк Алдан язылу өчен телефон: 2-20-95.6000
-
27 июнь 2022 - 14:13Чүпрәленең яшь журналистлары "Алтын каләм – Золотое перо" фестивале Дипломы белән бүләкләнде Быел фестиваль 27нче тапкыр узды.6900
-
27 июнь 2022 - 13:33Чүпрәледә эшләүче яшьләрне котладылар Бүләкләү тантанасы Яшьләр көне кысаларында "Чүпрәле" паркында узды.7900
-
12 май 2022 - 21:56Чүпрәледә Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның 136 еллыгы
-
11 апрель 2022 - 08:28Чүпрәледә “Мунчәли укулары”
-
1 июль 2022 - 19:57Шакир Ягудин Чүпрәледә милли проектлар кысаларында социаль-мөһим объектларның төзелеше белән таныштыДепутатны район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин озатып йөрде.2600
-
1 июль 2022 - 19:25Чүпрәледән 90 яшьлек Әлфия Алимова: "Алабута утыйм, барысын да контрольдә тотам"Әлфия Кыям кызы Алимова озак еллар (32 ел) бозау караучы булып эшли.3100
-
29 июнь 2022 - 16:33“КИТАП” радиосы Татарстанның район һәм шәһәрләренә җәйге урам концертлары белән чыгып китте Ул концертлар кайсы шәһәрдә, кайсы районда яисә авылда булырга тиеш?..7800
-
29 июнь 2022 - 15:39Чүпрәле тармак технологияләре техникумы студентларына дипломнар тапшырылды Быелгы уку елында белем бирү учреждениесен 62 студент тәмамлый.6900
-
1 июль 2022 - 08:08Дәүләт янгын күзәтчелеге службасы оешуга 95 ел тула 2022 елның 18 июлендә бөтен ил буенча дәүләт янгын күзәтчелеге органнары юбилейларын – Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дәүләт янгын күзәтчелеге службасы оешуга 95 ел тулуны билгеләп үтәчәк.4400
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.3800
-
1 июль 2022 - 07:57Виктор Карабаев: “Кайда гына яшәсәң дә, эшләргә кирәк” Виктор Карабаевның хуҗалыгы Чуваш Бизнәсе авылында шактый иркен мәйданны алып тора.3700
-
1 июль 2022 - 08:04Абруйлы җитәкче, миһербанлы кеше Шушы көннәрдә үзенең 70 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтүче Тимерша Хәйрулла улы Әбдриев нәкъ шундыйлардан.3500
-
1 июль 2022 - 19:25Чүпрәледән 90 яшьлек Әлфия Алимова: "Алабута утыйм, барысын да контрольдә тотам" Әлфия Кыям кызы Алимова озак еллар (32 ел) бозау караучы булып эшли.3100
-
1 июль 2022 - 21:35Чүпрәледә истәлекле дата – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне уңаеннан автойөреш һәм митинг узды 1 июльдә Россиядә истәлекле дата – хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелә.3100
-
29 июнь 2022 - 21:07"Беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган”: Чүпрәледә Әфган сугышында һәлак булган сугышчыларның өйләренә истәлек такталары куелды Акция Татарстан Республикасының хәрби хәрәкәтләр ветераннары, запастагы хәрби һәм башка төр гаскәрләренең хәрбиләре “Ватан калканы” төбәк иҗтимагый оешмасы, Әфган һәм Чечен сугышы, чик буе сакчылары көче белән оештырылды.2800
-
1 июль 2022 - 19:25Чүпрәледән 90 яшьлек Әлфия Алимова: "Чүп үләне утыйм, барысын да контрольдә тотам" Әлфия Кыям кызы Алимова озак еллар (32 ел) бозау караучы булып эшли.2800
-
1 июль 2022 - 08:01Чүпрәле өлкәннәренә катлаулы компьютер да бирешә Чемпионат вакытында катнашучылар төрле биремнәр үтәделәр.2700
-
1 июль 2022 - 08:06#ЭКОЯЗ2022 район бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде Бәйге төрле номинацияләр буенча узды.2600
-
1 июль 2022 - 19:57Шакир Ягудин Чүпрәледә милли проектлар кысаларында социаль-мөһим объектларның төзелеше белән танышты Депутатны район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин озатып йөрде.2600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика