Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Яшьлек бар җирдә хыял бар

Яшьләр проблемаларын хәл итүдә дәүләт органнары, җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чараларын тагын да тарту максатында апрель аенда Халыкара яшьләр бердәмлеге көне үткәрелгән иде.

Шулай ук, Россиядә 1993 елдан Яшьләр көне билгеләп үтелә. Әлеге дата 27 июньгә билгеләнгән. Шул уңай-дан муниципаль район Башкарма комитетының спорт һәм туризм, яшьләр эше буенча бүлек белгече, райондагы Аграр яшьләр берләшмәсенең җитәкчесе Зөлфәт Сәгъдиев белән әңгәмә үткәрелдек.

-Зөлфәт Флоридович, бүгенге яшьләрне моннан 40-50 ел элеккеге яшьләр белән түгел, хәтта 3-4 ел элеккеге яшьтәшләре белән дә чагыштырып булмый. Районда яшьләр эшләрен хәл итүдә, дәүләт куйган өстенлекле яшьләр сәясәтен тормышка ашыруда, кемнәрнең ярдәменә таянасыз?

-Яшьләр эшчәнлеге үзәк хастаханә, халыкны социаль яклау идарәсе, халыкны социаль тәэмин итү үзәге, район мәдәният бүлеге, район буенча эчке эшләр бүлеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белән бергә алып барыла. Аерым алганда, мәдәни-ял итү чаралары, концертлар, яшьләр дискотекасы, кино-марафон кысаларында "Без сәламәт яшәү рәвешле тормышны сайлыйбыз", "Без-Россия балалары", "Без тәмәкегә каршы" һәм башка күп кенә чаралар үткәрелеп тора. Шулай ук, ел саен район мәдәният йортында район җитәкчеләре, республикадан килгән кунаклар катнашында "Яшьләр форумы" үткәрү гадәткә керде.

Тормышыбызга үтеп кергән исерткеч эчем-лекләр, наркотиклар кулланучыны, социаль негатив күренешләрне булдырмау мәсьәләләре буенча район мәктәпләрендә, 90 номерлы һөнәри училищеда түгәрәк өстәлләр, бәхәсле диспутлар үткәрелә.

Быел РФ Президентын сайлаганда "Яшь Гвардиячеләр" форумы булды. Февраль аенда Аграр яшьләр берләшмәсе оешты. Аның башлангыч оешмасына 25 кеше керде. Талaнтлы яшьләрне эзләү һәм ярдәм итү юнәлешендә конкурслар һәм фестивальләр оештырыла. "Яшь йолдыз", "Созвездие-Йолдызлык" бәйгеләре моның мисалы. Халыкның рухи байлыгын, мирасын барлаган иҗат отчет концертларында да яшьләр активлык күрсәтә.

-Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүне һәрчак беренче планга куябыз.

-Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү юнәлешендә спорт, мәдәни ял иттерү чаралары планлы нигездә алып барыла, "Хәрби интернационалистларны искә алу көне", "Призывниклар көне", "Ягез, әле егетләр!" чаралары үткәрелә.

Ә Аграр яшьләр оешма-сының максаты булып, авыл җирлегендә яшәүче яшьләрнең иҗат, фән, эшмәкәрлек өлкәсендәге башлангычларына теләк-тәшлек белдерү, ярдәм итү, җәмгыятьнең социаль-икътисади, сәяси һәм мәдәни тормышында "кайнау" өчен шартлар, авыл җирлегендәге рухи һәм мәдәни мирасларны, авылларны саклау юнәлешендәге чараларда катнашу хокукын булдыру, гомумән, яшьләрнең төрле яклап үсешен тәэмин итү тора.

Бүгенге көндә Аграр яшьләр берләшмәсе алга куелган максатларны тормышка ашыру нисбәтеннән, "Татарстан Республикасының авыл яшьләре 2012-2015 елларда" дип исемләнгән өстенлекле программаны булдырды. Әлеге программа авыл яшьләрен мәгълүмати, социаль-икътисади, рухи, физик һәм иҗади үсеш буенча тәэмин итүне күздә тоткан юнәлешләрдән тора.

-Яшьләргә ни теләр идегез?

-Илнең киләчәге-яшьләр. Яшьләр һәрвакыт илнең стратегик потенциалы, кадрлар ресурсы, җәмгыятьтә булган барлык яңалыкны алга этәрүче булып торган һәм торачак. Шуңа яшь буынның нинди максатлар куюыннан киләчәгебез бәйле булачак. Дөрес юнәлешләр сайлый һәм дөрес максатлар куя алсак иде дигән теләктә калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия яшьләр көне