Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Туган тел көне

Иске Чокалы урта мәктәбендә һәр елны 21 февраль көнне Туган тел көне билгеләп үтелә.

Алдан ук атналык план төзелә. Туган телгә багышланган инша язу һәм төрле конкурслар үткәрелә. Шулай ук "Туган тел" кичәсе үтә.

Туган телгә багышланган әлеге чарада сүз телгә, сүзгә карата, hәркайсыбыздагы гамьсезлектән арыну хакында барды. Кичә дәвамында 7 hәм 8 сыйныф укучылары туган телебезгә багышланган бик матур hәм эчтәлекле шигырьләр сөйләделәр.

Милләтнең киләчәге-бүгенге яшь буын. Ә милләт телдән башка милләт була алмый.

Туган телебезнең нәфислеген саклау өчен, мөгаен, иң әүвәл аның гаять үзенчәлекле, бәллүр шикелле уалырга гына торуын чынлап торып аңларга кирәктер. Шунсыз аның башка телләрдән аермасын да, барча байлыгын да, яңгырашына да төшенеп булмый. Туган тел бәйрәмен үткәрү кичәсендә нәкъ шушы фикерләр алга сөрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф