Туган Як
  • Рус Тат
  • Тикшерү комитетында

    2010 елның 28 декабрендә кабул ителгән 403- ФЗ номерлы "Россия Федерациясенең тикшерү комитеты турында" гы Федераль закон 2011 елның 15 январенда гамәлгә керде һәм шушы көннән башлап РФ Тикшерү комитеты мөстәкыйль федераль дәүләт органы буларак үзенең тарихи елъязмасын башлады.

    Чүпрәле муниципаль районында РФ Тикшерү комитеты тарафыннан куелган бурычларны һәм максатларны Татарстан Республикасы буенча Буа районара тикшерү бүлекчәсе тормышка ашыра. Монда Чүпрәле районнан тыш Апас, Буа, Тәтеш һәм Кама Тамагы муниципаль районнары да керә. Үзенең барлыкка килгән чорыннан алып әлеге бүлек хезмәткәрләре Иделаръягына кергән биш муниципаль район территориясендә кылынган резонанслы һәр җинаятьне ачуда катнашалар. Бер ел эчендә генә дә Буа районара тикшерү бүлегендә җәмгыять өчен аеруча куркыныч саналган: үтерү, көчләү, вазифаи затларның коррупцияле җинаятьләре һәм башка шундый 120 хәбәр алынды. Үткән елда бүлек хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының ведомство аудиты бүлеге белгече А.А. Вашуркинның район кешесен алдап 200 һәм 250 мең сум акча алуы ачыкланды. Гаепләнүче күрсәтелгән суммаларны алганда тегеңә "2012 елга кадәр авылны социаль үстерү" Федераль максатчан программасы буенча субсидия алучылар исемлегенә кертәчәген вәгъдә итә. 2010 елның 15 январь көнне Иске Чүпрәле авылында яшәүче Җәлаловлар гаиләсендә булган фаҗига да тикшерелде. Ягулык салу станциясендә үтерелгән С. Вафина белән бәйле җинаятьне ачу буенча тынгысыз тикшерү эшләре дәвам итә. Иске Кәкерле авылындагы "Самат" мәчете имамына үтерергә теләп һөҗүм итү очрагы да безнең тарафтан тикшерелде. Шуны да әйтим, тикшерүчеләрнең тынгысыз эше эчке эшләр органнары хезмәткәрләре эше белән тыгыз бәйләнгән. Шәхескә каршы һәм коррупцион характердагы җинаятьләрнең һәркайсы бердәм көч белән тикшерелә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: