Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Тикшерү комитетына дүрт ел

Моннан 302 ел элек Россиядә беренче махсуслаштырылган тикшерү органнары барлыкка килгән.

2011 елның15 январенда, 2010 елның 28 декабрендә имзаланган "Россия Федерациясе Тикшерү комитеты турындагы" Федераль закон үз көченә керә. Закон проектында бәян ителгәнчә, Тикшерү комитетының прокуратура системасыннан тыш мөстәкыйль төстә гамәлдә булуы, прокуратура һәм тикшерү органнарының тагын да нәтиҗәле эшчәнлеге өчен тиешле шартлар тудыра. Тикшерү ведомствосын дәүләтнең башка структураларыннан аеруны беренче тапкыр Петр беренче гамәлгә ашыра. 1713 елда елда Россиядә беренче махсуслаштырылган тикшерү органнары барлыкка килә. 2015 елның 15 январенда Россия Федерациясенең Тикшерү комитеты үзенең чираттагы оешу көнен билгеләп үтә. Дүрт ел дәвамында дәүләтнең яңа органы ирешелгән нәтиҗәләр барәбәренә Россия җәмгыятендә зур хөрмәтләнү тапты. РФ Тикшерү комитеты куйган максатларны һәм бурычларны Буа районында Буа районара тикшерү бүлеге тормышка ашыра һәм ул Чүпрәле, Тәтеш районнарына хезмәт күрсәтә. Әлеге бүлек оешканнан бирле Татарстан Республикасының Иделаръягына кергән алты муниципаль район территориясендә кылынган резонанслы бер генә җинаять эше дә безнең хезмәткәрләр катнашыннан башка тикшерелми. Әйтергә кирәк, тикшерүчеләр эше эчке эшләр һәм башка хокук саклау органнарының оператив хезмәткәрләре эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгән. Шәхескә карата һәм коррупция төрендәге һәр җинаятьне бергәләп тикшерәбез һәм ачабыз. Тикшерү комитеты оешу көне уңаеннан барлык хезмәткәрләрне һәм берничә буын профессионал тикшерүче әзерләгән ветераннарыбызны ихлас котлыйм һәм олы рәхмәтемне җиткерәм.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тикшерү комитеты