Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Тәмәке тартмыйча яшә!

Һәр ел саен ноябрь аеның өченче пәнҗешәмбесе Бөтендөнья тәмәкегә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.

Тәмәке тартучылар саны артканнан-арта баруга борчылып һәм яшь буынны тәмәке сөременнән саклау максатында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәмәке тартмаучы кешеләрнең хокукларын яклау өчен бар халыкны да берләшергә чакыра.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан тәмәке тарту-тартмау буенча үткәрелгән сораштырулардан күренгәнчә, Россия тәмәке тарту буенча беренче урында тора икән. Россиядә бүгенге көндә якынча 43,9 миллион кеше тәмәке көйрәтә. Бу безнең илебездә яшәүче барлык халыкның 40 проценты дигән сүз, шул исәптән, ир-атлар 60,2%, хатын-кызлар 21,7 процентны тәшкил итәләр. Бер россияле уртача статистика буенча көненә 17 данә тәмәке тарта икән. Тикшерүләр күрсәткәнчә, тәмәке тарту белән бәйле авырулардан ел саен 350 меңнән алып 500 меңгә кадәр кеше вафат була.

Россиялеләрнең 35 проценты эштә, 90,5 проценты төрле кафеларда, барларда күңел ачканда, 80 проценты рестораннарда тәмәке төтенен суларга дучар була. Тәмәке төтене составында булган матдәләр исә агулы һәм тартучы кешенең үзенә караганда тирә-юньдәгеләр өчен аеруча зур куркыныч тудыра.

-Тәмәке тарту яисә аның төтенен сулау йөкле хатын-кызлар өчен аеруча куркыныч. Бу баланың җитлекми, төрле патологияләр белән тууына китерергә мөмкин. Аннан соң тәмәке тартуның яман шеш авыруын барлыкка китерергә сәләтле икәнен дә онытмау хәерле. Тәмәке тарту иреннәрдә, телдә, йоткылыкта, бугазда, ашказанында, ашказаны асты бизендә, бавырда, бронхларда, үпкәләрдә яман шеш авыруын барлыкка китерергә сәләтле. Бу инде галимнәр тарафыннан күптән өйрәнелгән һәм расланган,-ди Галина Егорова.

Шуңа да тәмәке тартуны ташлавың хәерлерәк. Тәмәке тартуны нинди яшьтә булуыңа карамастан, ташларга мөмкин ди белгечләр. Моның өчен бары тик теләк кенә кирәк. Ә иң яхшысы, бөтенләй тартмаска, тәмәкене бөтенләй кулыңа алмаска. Әгәр үзебез турында үзебез алдан кайгыртмасак, сәламәтлегебез какшагач соң булырга да мөмкин бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәмәке