Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Коткаручы дигән һөнәр бар

27 декабрь Россиядә Коткаручылар көне буларак билгеләп үтелә. Аның тарихы 1990 елда Россия коткаручылар корпусы оештырылган көнгә барып тоташа.

Коткаручы һөнәре - иң куркыныч һәм җаваплы хезмәтләрнең берсе. Иң катлаулы хәлләрдә, безнең илдә генә түгел, хәтта чит илләрдә килеп чыккан авария, гадәттән тыш хәл, янгыннарда иң беренче ярдәмгә ашыгучылар алар. Табигый бәла-казамы, техноген һәлакәт, давыл, вулкан атылу, су басумы - коткаручылар бәлагә очраган кешеләргә ярдәм кулы суза, меңләгән кешеләрнең гомерен саклап кала.

Бүгенге көнгә ТР буенча 114 номерлы район янгын сүндерү частендә -31 һәм Яңа Уби авылындагы билгеләнгән аерым постта 10 хезмәткәр "коткаручы"лар буларак аттестация үткән. Нәкъ менә алар тарафыннан районыбызда һәр тәүлек буе иминлек булдыру өчен көч куела.

Район янгын сүндерү часте начальнигы, эчке служба подполковнигы Василий Битяков юл-транспорт фаҗигаләрендә, сулыкларда кеше үлемнәре белән бәйле вакыйгаларда катнашу физик кына түгел, ә психологик яктан да авыр булуын билгеләп үтә.

-Ел дәвамында служба хезмәткәрләре тарафыннан юл-транспорт фаҗигаләренә 56, янгын сүндерү очрагына 27 мәртәбә чыгарга туры килде. Аеруча үз-үзләрен аямый, янгын сүндерүче-коткаручы буларак А.Аюпов, И.Яфизов, И.Годунов, Р.Фәизов, А.Айнетдинов, В.Сабитов күрсәттеләр. Алда да тормышның иң катлаулы, иң авыр вакытларында, кичекмәстән ярдәм итү кирәклеген аңлап хезмәт итәрләр дигән өмет баглыйм. Башкарган көндәлек хезмәтләре өчен хөрмәтемне һәм рәхмәтемне белдерәм.

Барлык ветераннарны, хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмебез белән котлап, гаиләләрдә, илдә, районыбызда иминлек хөкем сөрүен телим,-ди Василий Битяков.

***

Реклама

Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан 114 янгын сүндерү частеның еллык эшкә йомгак ясаган киңәшмәсе булды. Киңәшмәгә авыл җирлекләре башлыклары, районның янгын сүндерү часте хезмәткәрләре, ирекле янгын сүндерү дружинасы хезмәткәрләре, районның оешма-предприятие җитәкчеләре чакырылган иде.

Янгын сүндерү часте начальнигы, эчке служба подполковнигы Василий Битяковның доклады үз эченә соңгы елда башкарылганны алды. Ул 2012 елда 28 янгын очрагы теркәлүе, шуларда 3 кешенең гомере өзелү хакында сөйләде. Службаның тиешле җиһазлар белән тәэмин ителгәнлеге, килеп чыккан янгыннарны сүндерүгә инде азрак вакыт сарыф ителүен әйтте.

Киңәшмәдә катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов исә әлеге служба хезмәткәрләренең курку белмәслегенә, алар башкара торган коткару хезмәтенең халыкка никадәрле кирәклеген, әмма шуңа да карамастан, мондый хезмәт кулланылмыйча калса, әйбәт булачагын ассызыклады.

Киңәшмә барышында Шәүкәт Алиуллов һәм Василий Битяков хезмәтләрендә аеруча тырышлык күрсәткәннәргә район башлыгының, 114 нче янгын частенең Мактау Грамоталарын, Рәхмәт Хатларын тапшырды.

Р.S. Шундый Рәхмәт Хаты белән янгынга каршы профилактика алып баруда ярдәм иткәне, актив хезмәттәшлек өчен "Туган як" редакциясе дә бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Коткаручылар көне