Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Инспекция хезмәте камилләшә

7 майда иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәзаларны гамәлгә ашыручы орган оешканга 93 ел тула.

12 мартта Россия җинаять башкарма системасы барлыкка килүнең 133 еллыгы билгеләп үтелде. Районыбызда бу вазифаны Россия җәза үтәтү Федераль службасының ТР буенча Баш идарәсенең Чүпрәле районы буенча җинаять башкарма инспекциясе үти. Аның белән эчке служба подполковнигы Илдар Мөшәрәпов җитәкчелек итә. Хәзерге вакытта альтернатив җәза бирүнең тагын бер яңа төре гамәлдә. Бу- ирекне чикләү. Ул күчеп йөрүне, күңел ачу учреждениеләрендә булу, яшәү, эш, уку урынын сайлау буенча һәм башка яктан ирекне катгый хокук чикләүләрен күздә тота. Димәк, әлеге службаның эше күпкырлы һәм яшәгән саен ул кирәккә әйләнә бара. Бүген безнең инспекция төзәтү эшләре, мәҗбүри эшләр, ирекне чикләү, аерым вазифа белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү, җәза срогы кичектерелгәннәрнең һәм шартлы рәвештә хөкем ителүчеләрнең тәртибенә контрольлек итү, өй аресты төрендәге хөкемне башкаручылар һәм хөкем карарын үтәү сроклары кичектерелгән наркоманнар тәртибен контрольдә тоту белән шөгыльләнә. Ирекләре чикләнгәннәргә карата контрольлек итүдә электрон жиһазлар да (беләзекләр) кулланыла,- ди Илдар Мөшәрәпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев