Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Һөнәрләрнең була төрлесе...

Агымдагы елның 30 апрелендә Россиянең янгыннан саклау системасы оешканга 363 ел тула.

Әлеге каһарман һөнәр ияләре теләсә нинди вакытта кешеләрнең гомерен һәм милкен саклап калу өчен һәрчак әзер торалар. Аларның һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә халыкның иминлеге, икътисадый һәм социаль сферадагы объектларның сакланышы тәэмин ителә. Янгыннан коткаручы-ул гади генә һөнәр түгел. Ул-үз-үзеңне корбан итәргә һәрчак әзер булу. Янгынга каршы тору буенча күзәтү эшчәнлеген алып баручы бүлекчә хезмәткәрләре дә зур эш башкаралар. Алар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга карата принципиальлек һәм таләпчәнлек күрсәтәләр.

-Без һәрвакытта да Чүпрәле районы янгын сүндерүчеләренең данлы традицияләрен булдыруга һәм үстерүгә лаеклы өлеш керткән Н.Багаутдинов, Р.Айметдинова, Н.Казаков һәм М.Җәлалов кебек ветераннарыбызны сагынып искә алабыз. Район территориясендәге янгыннарны сүндерүдә ирекле янгын сүндерүчеләр дә зур ярдәм күрсәтәләр, һөнәри янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче үк алар утка каршы көрәшкә керәләр. Бүгенге көндә район буенча ирекле янгын сүндерүчеләр сафында 237 кеше исәпләнә. Зур Аксу авылыннан С.Карпов, Иске Шәйморзадан Н.Миңнебаев, Р.Фәтхуллов һәм Д.Исхаковка аеруча рәхмәт сүзләрен әйтәсе килә,-ди ТР буенча янгынга каршы федераль хезмәтнең 114 нче янгын сүндерү часте начальнигы, эчке служба подполковнигы Василий Битяков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: календарьда дата