Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Һөнәри бәйрәм уңаеннан

Быелның 10 ноябрендә Эчке эшләр органнары оешуга 95 ел тулды. Беренче чорда милиция җирле Советлар карамагында булса, аннан соң Халык Комиссарлары структурасына күчә. 1946 елда Эчке эшләр министрлыгы оеша.

Әлеге бәйрәм озак еллар "Милиция көне" буларак билгеләп үтелде. 2011 елның 1 мартында "Полиция турында"гы закон гамәлгә кергәч "милиция" сүзе үзенең мәгънәсен югалтты һәм шушы ук елны Россия Президентының 13 октябрьдәге Указы нигезендә ул бәйрәм "Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәре көне" дигән исем алды. Соңгы еллардагы үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә гражданнарның иреген һәм конституцион хокукларын яклау, җинаятьчелек белән көрәшү, хокук саклау һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итү буенча әлеге хезмәткәрләр алдына үтә дә конкрет бурычлар куелды. Район буенча эчке эшләр бүлеге начальнигы вазыйфасын вакытлыча башкаручы, полиция подполковнигы Фәнис Миңнебаев сүзләренә караганда, бүлек хезмәткәрләренең һәр эш көне шактый ук дәрәҗәдә катлаулы шартларда үтә. Ел башыннан башлап аларга үзгәртеп коруның яңа шартларында хезмәт куярга туры килде. "Милиция" сүзе "полиция"гә үзгәреп кенә калмады, ә эшне оештыруда да тамырдан үзгәреш булды. Халыкка тагын да якынаюны максат итеп вәкаләтле органнар һәм хезмәт коллективлары алдында хисап тоту тәртибе кертелде, хезмәткәрләргә карата таләпчәнлек артты. Эчке эшләр министрлыгы системасындагы реформалар нәтиҗәсендә эчке эшләр органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенә бәя бирү формасы да үзгәрде. Җинаятьчел элементларга каршы тору буенча билгеләнгән эшләрдән тыш, агымдагы елның үткән чорында бүлек хезмәткәрләре тарафыннан иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни-масса чараларын үткәрү вакытында җәмәгать тәртибе һәм гражданнарның иминлеге тулысынча тәэмин ителде. Район буенча эчке эшләр бүлегендә гаризаларга һәм хәбәрләргә дә нык игътибар бирелә. Агымдагы елның үткән чорында гына да һәлакәтләр турында меңгә якын гариза алынган. Җинаятьләрне һәм административ хокук бозуларны булдырмау һәм кисәтү, торак пунктларда җәмәгать иминлеген тәэмин итү максатыннан һәр көнне рейдлар һәм оператив чаралар оештырыла. Ирекле халык дружиналары белән берлектә район үзәгендә патруль йөри, аның эшенә һәрдаим йомгак ясала.

Полициянең участок вәкилләре үзләренең административ участокларында тиешле тәртип булдыру буенча нәтиҗәле эш башкаралар, яшьләр дискотекаларында һәм башка күңел ачу чараларында булалар. -Җәмәгать урыннарында кылынган һәр җинаять эшенә объектив бәя бирергә, аның килеп чыгу сәбәбен ачыкларга һәм аңа охшашлы җинаятьне булдырмас өчен конкрет чара күрергә тиешбез,- ди Фәнис Миңнебаев.

Реклама

Бәйрәм уңаеннан үткәрелгән утырышта ул коллективны ихлас күңелдән котлады, хезмәткәрләрнең һәркайсына һәм гаиләләренә тыныч, имин тормыш, түземлелек һәм сабырлык теләде. Аннан соң аеруча тырышлык күрсәткән хезмәткәрләргә Россия Эчке эшләр министрлыгының медальләрен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полиция көне