Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Хокукларны яклау–прокуратура эшчәнлегенең төп юнәлеше

12 январьда Россия Федерациясе прокуратурасы һөнәри бәйрәм көнен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Чүпрәле районы прокуроры, юстиция киңәшчесе Алмаз Әхмәтшин белән газета корреспонденты очрашты.

-Алмаз Идрисович, император Петр I указы белән илдәге тәртипкә күзәтчелек органы булдыру турындагы Указга кул куелганга 291 ел үткән. Бүгенге прокуратура эшчәнлегендә иң өстенлекле дип нинди юнәлешләрне атар идегез?

-Иң беренче чиратта, бу прокуратураның хокук сагында тору функциясе.Һәм әйтергә кирәк, прокуратура гражданнарга түләүсез юридик ярдәм бирүче бердәнбер оешма булып каладыр, мөгаен: законнарны да аңлатабыз, зар-үтенечләрне дә карыйбыз, гражданның бозылган законлы хокукларын торгызуны хәл итәбез. Шуңа да гражданнарның гозерләрен карау, аларның хокукларын яклау-прокуратура алдында торган төп мәсьәләләрнең берсе. 2012 елда безнең прокуратурага гражданнар һәм оешмалардан 1000гә якын үтенеч-гариза кергән. Аларның барысы да каралган, тикшерүләрдән соң карарлар кабул ителгән, кайберләре башка хокук саклау органнарына тикшереп, тиешле карар чыгару өчен җибәрелгән. Болар арасында 727 гражданга хезмәт хакын түләттерү буенча судка җибәрелгән гаризалар да бар. Тирә-як мохит, экология өлкәсендәге закон бозу очраклары буенча да 50 гариза тикшерелде һәм тиешле органнарга юлланылып, карарлар кабул ителде. Балигъ булмаганнарның хокукларын тәэмин итүдә исә 102 закон бозу очрагы ачыкланды.

Бүгенге көндә гражданнарның психологиясе үзгәрә баруы да игътибарга лаек. Үзе закон бозмаган граждан кыюлык күрсәтә, үз хокукларын яклауны сорап прокуратурага мөрәҗәгать итүләр елдан-ел күбәя. Закон бозмаган һәркемгә ярдәм итәбез. Безгә 2-28-91 телефон номеры аша, я булмаса, Сәйфихан Нәфиев урамы, 20нче йорт адресы буенча килеп мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шулай ук, районда нәшер ителә торган "Туган як" газетасыннан, www.chuprale-online.ru сайтыннан "Прокурор аңлатма бирә", "Район прокуратурасында" рубрикалары астында бирелгән язмаларны укып, үз хокукларыңны һәм бурычларыңны белеп була.

-Бердәм хокукый киңлекне тәэмин итүдә прокуратураның ролен ничек бәялисез? Белгәнебезчә, прокуратура тарафыннан авыл җирлекләрендә кабул ителүче норматив-хокукый актлар да сезнең оешма аша үтә...

-Әйе, кабул ителә торган норматив-хокукый актларның закон таләпләренә җавап бирүен тикшерү дә безгә йөкләнгән. Һәм без моңа аерым игътибар бирәбез. 2012 елда, мәсәлән, кабул ителергә тиешле норматив-хокукый актларның 218енә прокурор протесты белдерелгән.

Реклама

Тормышны регламентлаштыручы әлеге хокукый актлар законнарга туры килмәгән очракта, аларның гамәлдән чыгуын берничә ай көтәргә туры килә һәм алар район, кайбер гражданнарның мәнфәгатьләренә дә зыян салырга мөмкин. Прокуратура хезмәткәрләре, шәхсән үзем, район Советы депутатлары утырышларында элек тә катнашып, кабул ителергә тиешле карар проектларына хокукый бәяләмә бирә идек. Хәзер исә без муниципаль җирлекләрнең барлык норматив документларын да хокукый яктан тикшереп, бәяләмә бирәбез. Коллективтагы хезмәткәрләр саны шулай ук калса да, эшебез, билгеле, артты. Әмма бу очракта, килеп туган проблемаларны район хакимияте һәм Советы аппараты белән бергәләп эшләп, хәл итүебезне дә әйтеп үтәргә кирәк.

-Һөнәри бәйрәмегез алдыннан үзегез җитәкләгән коллектив турында да сөйләп үтсәгез иде.

-Чүпрәле район прокуратурасында прокурордан кала, бер урынбасар, бер ярдәмче һәм тагын 3 хезмәткәр эшли. 2012 елда исә прокуратура эшчәнлегенә комплекслы тикшерү үткәрелде. Республика прокуратурасы тарафыннан район прокуратурасының соңгы 5 елдагы эшчәнлеген уңай яктан бәяләнде. Һәм мин моны шушы кечкенә генә коллектив белән бергәләп куелган тырыш хезмәт нәтиҗәсе дип саныйм.

Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан ветераннарыбызны, коллегаларымны, район прокуратурасы коллективын ихлас тәбрик итәм. Дәүләтнең һәм гражданнарның законлы хокукларын, мәнфәгатьләрен нәтиҗәле һәм үзвакытында яклау, террорчылык, җинаятьчелек һәм коррупциягә каршы көрәш, һөнәри осталыгыбыз бәрабәренә, киләчәктә дә уңышлы дәвам итәр дип ышанам. Иминлек, бәхет, сәламәтлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прокуратура көне