Туган Як
  • Рус Тат
  • Хезмәтләрендә тормыш мизгелләре

    18 декабрьдә гражданлык хәле актларын теркәү (ЗАГС) органы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Агымдагы ел әлеге хезмәт өчен юбилейлы-95 ел.

    Тарихка күз салсак, беренче ЗАГС император Марк Аврения боерыгы белән безнең эраның икенче гасырында ук Римда барлыкка килгән. Ата-аналар биредә балаларын теркәгәннәр. Безнең чорга килгәндә исә, 1917 елның 18 декабрендә "Кавышу, балаларны һәм актлар хәлен теркәү турында"гы Декрет кабул ителә. Әлеге Декрет нигезендә ирекле кавышу кагыйдәләре, ир белән хатынның, балаларның хокуклары билгеләнә. Бүгенге көндә оешма хезмәте Россия Федерациясенең Гражданлык хәле актлары Законы һәм Гаилә Кодексына нигезләнеп башкарыла.

    Әйе, вакыт уза, ә аның белән бергә заманча яңалыклар да килә. Яңа технологияләр кулланып эш ителә. Соңгы елларда электрон архив булдыру буенча шактый эш башкарыла. Берничә елдан бирле инде республикада http: //uslugi.tatar.ru дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында никахны теркәү вакытын билгеләп кую хезмәте эшли башлады.

    Ни генә булмасын, һәркемнең тормышында билгеләнеп үтелүче иң мөһим вакыйгалар: яңа тормышка аяк басу, бала туу, исем алмаштыру һ.б. шушы хезмәт органнары аша билгеләнә. Дөнья булгач, үлем-китеме дә булмый тормый-әлеге минутларны билгеләү өлеше дә әлеге хезмәткә туры килә. Шуңа да биредән кеше өзелеп тормый диярлек. Әйтергә кирәк, халык белән һәрдаим аралашып торучы ЗАГС хезмәткәрләреннән кешелеклелек, итагатьлелек, үз эшләрен җитди башкарулары сорала.

    Идарә оешуга 95 ел тулу уңаеннан район башкарма комитетының утырышлар залында киңәшмә булып үтте. Анда район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов, ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлсирә Галләмова һәм әлеге хезмәтне башкаручы авыл җирлеге сәркәтипләре катнашты.

    Киңәшмә барышында ТР Министрлар Кабинетында бәйрәм уңаеннан үткәрелгән брифинг тыңланды, соңыннан бүләкләү тантанасы булды (рәсемдә).

    Хезмәтләрен озак еллар, нәтиҗәле башкарган Звезда, Уби авыл җирлеге сәркәтипләре Елена Захарова, Венера Шәрәпова район башлыгының Мактау Грамотасы һәм Рәхмәт Хаты белән бүләкләнделәр. Агымдагы елда лаеклы ялга чыккан Иске Шәйморза авылыннан Фәния Хафизова ТР ЗАГС идарәсенең Мактау Грамотасы, Иске Кәкерле авылы җирлеге сәркәтибе Сария Исхакова һәм район ЗАГС бүлеге хезмәткәре Илсөяр Сафина Рәхмәт Хатлары белән бүләкләнделәр. Бу көнне район ЗАГС бүлеген җитәкләп, озак еллар хезмәт куйган Земфира Сәнатуллованың да эшчәнлеге һәркемгә үрнәк итеп куелды.

    -Сез башкарган эшләр без, дәвамчыларга, ныклы база булып тора, рәхмәт сезгә,- диде Гөлсирә Галләмова. Һәм залда утыручыларны да бәйрәм белән котлап: "Хезмәтебездә күбрәк сөенечле вакыйгаларны теркәп, аларның шаһиты булып эшләргә язсын!" дигән сүзләрен җиткерде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: