Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Халык иминлеге сагында

2011 елның 15 январенда 2010 елның 28 декабрендә кабул ителгән 403 номерлы "Россия Федерациясенең тикшерү комитеты турында"гы федераль законы үз көченә керде. Һәм әлеге датадан башлап РФ Тикшерү комитеты мөстәкыйль дәүләт органы буларак яши башлады. Әлеге оешма элек РФ генераль прокуратурасының структур подразделениесе буларак РФ прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитеты дип...

РФ Тикшерү комитеты алдына куелган максатларны һәм бурычларны Буа муниципаль районында РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе Буа районара тикшерү бүлеге башкара һәм ул Апас, Чүпрәле, Тәтеш, Кайбыч, Кама Тамагы муниципаль районнарына хезмәт күрсәтә. Оешканнан бирле алар карамагындагы районнар территорияләрендәге бер генә резонанс җинаять тә Буа районара тикшерү бүлеге хезмәткәрләре катнашыннан башка тикшерелми. Ике ел дәвамында Буа районара тикшерү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан үтерү, көчләү, дәүләт хезмәтендәгеләр тарафыннан башкарылган коррупция кебек җәмгыять өчен куркыныч тудырган 704 җинаять эше тикшерелгән. Мөрәҗәгатьләрнең 293е Буа муниципаль районына туры килә. Мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәсе буенча 77 җинаять эше ачылган.

Хәзерге вакытта безнең хезмәткәрләребез тарафыннан предприятиеләр хезмәткәрләренең сәламәтлекләренә һәм гомерләренә куркыныч тудыручы хезмәтне саклау кагыйдәләренең тупас бозылуы турындагы һәм башка җинаятьләр буенча эш алып барыла. Безнең максатыбыз гаеплеләрне ачыклау һәм җаваплылыкка тарту гына түгел, ә җинаятьләрнең сәбәпләрен, шартларын тикшерү һәм аларны булдырмый калу чараларын кабул итүдән гыйбарәт.

Реклама

Биредә мин тикшерүчеләрнең эше эчке эшләр һәм башка хокук тәртибен саклау органнары хезмәткәрләре эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгәнлеген дә билгеләп үтәсем килә. Шәхескә каршы кылынган һәр җинаять һәм коррупцион җинаятьләр әлеге оешмалар хезмәткәрләре белән бердәм эшләү нәтиҗәсендә ачыклана.

Бәйрәм уңаеннан оешмабызның бүлек хезмәткәрләрен, ветераннарыбызны кайнар тәбриклим. Аларның һәрбарчасына исәнлек-саулык, хезмәтләрендә уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тикшерү комитеты