Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне кысаларында Чүпрәледә күргәзмә-сату оештырылачак

15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне билгеләп үтелә. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары буенча 1983 елда игълан ителә, ә Россиядә 1992 елда "Кулланучы хокукларын яклау турында" закон кабул ителгәннән соң билгеләп үтелә башлый. Әлеге датаның үзенчәлеге булып, ел саен билгеле бер девиз астында үтүе тора. Быел ул кулланучыларның сәламәт...

Гөлчәчәк Алимова:

-Алтынчы дистәне тутырдым инде, беркайчан кибеттән әйбер алганда сатучылар белән тавышка кергәнем булмады. Нәрсә бирсәләр, шуны алам. Хәтта, бәясенә дә карап торганым юк. Кайчакта өйгә кайткач, сатып алган әйберемнең сыйфатсыз булуы да ачыклана, әмма барып яңадан аны алмаштырып йөргәнем юк.

Рушания Камалтдинова:

-Мин кибеткә керсәм, һәрвакыт сатып алачак продуктларымның сыйфатын тикшерәм. Бервакыт шулай бик ашыгыч иде, балык алып чыктым. Өйдә аның саклану вакыты чыкканлыгы ачыкланды. Яңадан кибеткә барып, акчамны кире алдым. Шуннан соң ашыгып әйбер алганым юк. Игътибарлы булырга тырышам.

Валентина Макарова:

-Һәр кеше үз хокукларын белергә тиеш, дип саныйм, чөнки хәзер барлык әйберләр дә кыйбат тора, ә аларның сыйфатсыз да булуы ачыкланса, акчаң җилгә очты дигән сүз.

Гөлинә Юсупова, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгеч-эксперты:

-15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне уңаеннан Иске Чүпрәле авылындагы базар территориясендә "Мечта" җәмгыятенең кулинар эшләнмәләреннән күргзәмә-сату оештырыла. 16 мартта 10.00-14.00 сәгатькә кадәр шундый ук күргәзмә-сату "Нурлы" кафесында тәкъдим ителәчәк.

17 мартта чүпрәлеләр 2-21-91, 2-30-81-"кайнар линия" телефон номерларына шалтыратып, үзләрен борчыган мәсьәләләргә җаваплар ала алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне күргәзмәсату