Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Чүпрәле районы җәза үтәтү инспекциясендә 27 кеше исәптә тора

Быелның 7 маенда Җәза үтәтү инспекциясе оешуга 95 ел тулды. Әйтергә кирәк, суд җинаять кылучы кайбер кешеләргә карата, хаталарын танып, төзәлү өчен мөмкинлек бирә. Кылган җинаятьнең җәмгыятькә китерелгән зыяны күләменнән чыгып, шартлы хөкем карары чыгарыла, төзәтү эшләре, мәҗбүри хезмәт билгеләнә, төрмәгә утыртмыйча җәза бирү алымнары кулланыла. Җәза үтәтү инспекциясе нәкъ...

Чүпрәле районында җәза үтәтү инспекциясен Илдар Мөшәрәпов җитәкли. Бүген әлеге инспекциядә 27 кеше исәптә тора. Шуларның 25 се - шартлы срок алучы, 2 се - мәҗбүри хезмәт башкаручы, шулай ук яшүсмерләр һәм дүрт хатын-кыз да бар. Инспекция башлыгы Илдар Фарукович участок полиция хезмәткәрләре белән берлектә "тәрбиядәгеләрнең" яшәү шартларын, хезмәт вазифаларын ничек башкаруларын тикшерә. Инспекция җитәкчесе әйтүенчә, аңа шактый четерекле хәлләрдә калырга туры килсә дә, ул үзенең һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә һәр мәсьәләне уңай хәл итәргә тырыша.

- Миңа аерым үзгә бер контингент кешеләр белән эшләргә туры килә.. Аларның һәрберсенә индивидуаль якын килергә, бер үк вакытта юрист та, психолог та була белергә кирәк. Бүген инспекция күзәтүендә мәҗбүри хезмәт һәм төзәтү эшләренә билгеләнгән ике кеше исәптә тора. Алар белән даими очрашып, сөйләшүләр алып барырга туры килә. Билгеләнгән вакытка инспекциягә килмәүчеләрне полициянең участок инспекторлары белән өйләренә, хезмәт урыннарына барып эзләп табабыз. Кайчакта урамнан тотып алып керергә туры килә, ди ул.

Кызганычка каршы, кайберәүләр үзләренең болай да кыл өстендә торган язмышын тагын да катлауландыра. Шартлы хөкемдәге кешенең җәзасы, тиешле таләпләр үтәлмәгәндә, реаль срокка әйләнергә мөмкин. Мондыйларны хезмәт белән тәрбияләргә кирәк. Мәшгульлек үзәге аша эшкә урнаштыргач, аларның кайберләрен көн дә шалтыратып тикшереп тә торалар икән.

Әлбәттә, инспекция начальнигына катгый чаралар да күрергә туры килә. Күптән түгел Иске Чүпрәле һәм Түбән Каракитә авылларында яшәүче өч ир- атның төзәтү эшләре срогын төрмә белән алыштырганнар. Берничә маддә буенча хөкем ителгән "абзыйлар", нинди генә эшкә урнаштырсалар да, тиешенчә хезмәт итә алмавы, эчү белән мавыгуы нәтиҗәсендә эшсез кала һәм ахыр чиктә инспектор, аңа карата катгый чара күрүне сорап, судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Дүрт хөкем ителүчегә карата өстәмә вазифалар һәм шундый өч кешенең сыналу сроклары озайтылган. Шул ук вакытта шартлы җәзаны вакытыннан элек яптыручылар Илдар Фарукович өчен зур җиңү буларак кабул ителә. Чөнки инспекциянең төп максаты - тайгак юлга кереп баручыга ярдәм кулы сузып, аны баткаклыктан тартып алу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәза үтәтү инспекциясе