Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Календарьда дата

24 март-Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне

24 март һәр ел саен Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. 1882 елның 24 мартында Берлинда Роберт Кох үзенең кешелеккә янаучы җитди авыруны ачыклавын хәбәр иткән булган.

-Туберкулез чире үзенең җитдилеге буенча СПИД/ВИЧтан кала икенче урында тора. Бүгенге, социаль-икътисадый кризис чорында ул аеруча зур куркыныч тудыра,-ди табиб-эпидемиолог ярдәмчесе Галина Егорова.

Белгечләр кисәтүенчә, инфекция чыганагы булып туберкулез микобатерияләре, икенче төрле итеп әйткәндә, "Кох таякчыклар"ы бүлеп чыгаручы авыру кеше яисә хайваннар тора.

-Туберкулез авыруы еш кына йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә һава-тамчы юлы аша күчә. Шулай ук, микобактерияләр эләккән әйберләргә тотынганда да авыруны йоктыру куркынычы зур. Шуңа да янәшәгездә туберкулез белән авыру кеше булганда шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәү мөһим. Шунысы куркыныч, туберкулезның башында ул гадәти салкын тию кебек кенә була яисә бөтенләй дә билгеләрсез үтәргә мөмкин. Шуңа да профилактика һәм үзвакытында дәвалану мөһим әһәмияткә ия,-ди Галина Егорова.

Ә менә тәмәке тарту туберкулез белән авырау куркынычын күпкә арттыра икән. Туберкулез белән авырау очракларының 20 проценты тәмәке тарту белән бәйле, ди белгечләр.

Туберкулез авыруына каршы профилактикалау максатында бала тугач ук сабыйларгага бала тудыру бүлегендә үк БЦЖ-М вакцинасы ясала. Аннан соң балаларга 7 һәм 14 яшьләрендә кабат ревакцинация ясала.

Сәламәт тормыш рәвеше алып бару, рациональ туклану, тәмәке тартудан һәм алкогольле эчемлекләрдән баш тарту да туберкулезга каршы профилактика чаралары булып торалар, ди белгечләр. Үткән гасырда белгеч-фтизиатрлар "тук кеше туберкулез белән авырмаячак" дип әйтәләр иде. Димәк, кеше ач йөрергә тиеш түгел, аз-азлап булса да еш ашарга тиеш. Һәр ел саен флюорография тикшерүе үтү дә авыруга каршы чара булып торуын онытмыйк. Һәр ел саен үзвакытында үтелгән флюорография тикшерүе авыруны иртә срокларда ачыкларга ярдәм итә һәм сәламәтләнүгә таба бер адым алга атлау да, диләр белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туберкулезга каршы көрәш көне