Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Бердәм һәм бергә булганда...

9 декабрь-Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге датаны билгеләү БМОның Генераль Ассамблеясы тарафыннан 2004 елда игълан ителде.

"Татарстан Республикасында коррупциягә каршы гамәлләр турында" 2006 елның 4 маендагы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында "2009-2011 елларга коррупциягә каршы көрәш стратегиясен гамәлгә ашыру программасы" расланды. Министрлык Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 елның 18 августындагы 687 номерлы Карары белән расланган "2012-2014 елларга коррупциягә каршы республика комплекслы программасы"н тормышка ашыруда актив катнаша. Шулай ук "2012-2014 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәт стратегиясе"н гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы программасы проекты эшләнде. Ул Министрлыкның рәсми сайтында "Коррупциягә каршы көрәш" бүлегендә урнаштырылган. Теләге булганнар әлеге сайтка кереп, мәгълүматлар белән таныша ала.

Җәмгыятьтәге иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып коррупциягә каршы көрәш тора. Әлеге өлкәдә эшчәнлекне камилләштерү уңаеннан илдә һәм районда да күп төрле вәзгыять алып барыла. Шуларның берсе булып, коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы җитәкчелегендәге комиссия эшчәнлеге тора. Комиссия утырышларында коррупциягә китерүче төп сәбәпләрне ачыклау, билгеләү, аларга чик кую мәсьәләләре тикшерелә. Әлеге юнәлештәге эшләр буенча чаралар күрү программа нигезендә башкарыла.

Бу уңайдан, шулай ук, күптән түгел район башкарма комитеты бинасында "Ышаныч тартмасы" булдырылуын да әйтеп үтәргә кирәк. Әлеге тартмалар авыл җирлекләре биналарында да урнаштырылды. Шулай итеп, коррупциягә каршы көрәш программасы нигезендә район халкы да мәгълүматларын, тәкъдимнәрен шушы тартмаларга язып сала ала. Коррупция юнәлешендәге хәбәрләрне район полиция бүлеге телефоннарына да, шулай ук, газетаның һәр санында диярлек басылып килүче "Кайнар линия"гә 2-20-50, 2-27-50, 2-20-42, 2-28-91, 2-20-45 җиткерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коррупциягә каршы