Бердәм булганда авырлыклар җиңелә

8 июль-Россия почтасы көне. Бу көн 1994 елдан бирле, июльнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә.
Почта хезмәтенең әһәмиятен үз вакытында Петр I таныган. Бүген дә хат ташучыларның дәрәҗәсе югары. Статистика мәгълүматла-рына караганда, почта хезмәткәрләре елына 1 миллиард хат, 3 миллиард басма, 12 миллион посылка, 44 миллион сум акча тапшыра. Почтаны 450 вагон, 17 мең машина һәм 360 очкычта күчерәләр.
Бәйрәм уңаеннан район почтамты начальнигы Назыйм Нәфиевка мөрәҗәгать итеп, бүгенге почта хезмәтенең эшчәнлеге хакында сөйләштек.
-Бүгенге почта хезмәте күпкә җиңеләйде. Халык ихтыяҗларын канәгатьләндерү өлкә-сенә юнәлдерелгән хезмәтләребез электрон рәвештә алып барыла, барлык төр коммуналь түләүләр кабул ителә, почта аша кайтарылучы товарлар дистанцион сату аша башкарыла. Шулай ук, авиа һәм тимер юл билетларын ташламалы тарифлар белән тәкъдим итәбез. Әлеге хезмәт шулай ук, интернет аша башкарыла. Теләүчеләр юл өчен акча түгеп, кайдадыр барып билетлар алганчы, аны безнең аша эшли алалар.
Бүгенге район почта бүлекчәләрендә дә эш тәртибе электрон бер база системасына салынган, бу исә эшне алып баруда тагын да җайлылык тудыра.
Бәйрәм уңаеннан 15 ел почта өлкәсендә хезмәт итеп, үзебездән лаеклы ялга киткән ветераннарыбызга акчалата бүләкләр әзерләдек. Шулай ук, үз хезмәтләрен намуслы башкарган, гомере буе хезмәтебезгә тугрылык саклаган хезмәткәрләребез: Фирдәүсә Нигъманова, Шәйхетдин Туктамышов, Зөлфия Камалова, Дилүзә Шәяхмәтова, Гөлнур Мөдәррисова, Нина Кузнецова, Рамилә Хәсәнова Россия һәм Татарстан почтасы җитәкчесе тарафыннан Мактау Грамоталары һәм Рәхмәт Хатлары белән бүләкләнделәр.
Коллективыбыз бердәм, тату, бер-беребезне аңлашып эшләргә тырышабыз. Ел дәвамында Абунәче көне, төрле акцияләр үткәрелеп тора, һәркем анда актив катнаша. Әлеге уңайдан 2012 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга яздыруны уңышлы гына төгәлләдек дип була.
Бәйрәм уңаеннан хезмәт-кәрләребезгә исәнлек, бәхет, бердәм булып, авырлыкларны җиңеп эшләвебезне теләп калам.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.13700
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.28700
-
11 гыйнвар 2021 - 16:29Чүпрәледә ел башыннан ике янгын теркәлде Район башлыгы Марат Гафаров рәислегендә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды.24700
-
6 гыйнвар 2021 - 17:13Рөстәм Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы Узган елда православие динен тотучы татарстанлылар гадәттәгечә игелек һәм шәфкать юлыннан тайпылмадылар, иман байлыгын тиешле югарылыкта сакладылар.4500
-
5 гыйнвар 2021 - 10:43Чүпрәле районы паркларында Яңа ел тамашалары уза Чаралар кысаларында җитезлек һәм осталык буенча төрле ярышлар, кызыклы һәм күңел ачу номерлары, җырлар һәм биюләр үткәрелә.52900
-
1 гыйнвар 2021 - 16:25Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче Әмирҗан Бакаев туган авылым дип җан ата Әмирҗан абый Иске Чүпрәле авылында 1951 елның 1 январенда дөньяга килә.30900
-
28 декабрь 2020 - 10:18Татар Шатрашаны авылында яшәүче Ахметовлар 60 еллык гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтте Ахметовлар җырга-моңга бай гаилә.72600
-
26 декабрь 2020 - 14:58Иске Шәйморза авылында гомер итүче Ркия Хаярованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар Намуслы хезмәте өчен Ркия апа «Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде».60100
-
25 декабрь 2020 - 14:06Чүпрәледән 26 укучы Татарстан Президенты чыршы бәйрәмендә катнаша Чара барлык санитар кагыйдәләрне үтәп, 3 этапта оештырыла.47200
-
25 декабрь 2020 - 11:22Чүпрәледән татар кызы гүзәле Гүзәл Конкурсны "Бөтендөнья татар конгрессы" төбәкара иҗтимагый оешмасы оештырган иде.46700
-
24 декабрь 2020 - 14:002021 елда узачак мөселман бәйрәмнәре билгеле 2021 ел Һиҗри исәп буенча 1442–1443 еллар36700
-
23 декабрь 2020 - 15:55Дәрестә һәм класстан тыш чараларда укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү Сүземне күренекле язучы Г.Әпсәләмов фикере белән башлыйсым килә: “Мәктәпләрдә бер генә укытучы түгел, аларның һәрберсе хөрмәткә лаек.7200
-
23 декабрь 2020 - 15:18Чүпрәледә полиция бүләкләр тапшыра Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан районыбызда күркәм традиция буларак күп балалы яисә аз керемле гаиләләргә Кыш бабай һәм Кар кызыннан бүләкләр тапшыру башланды.32500
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
15 гыйнвар 2020 - 21:41Зимняя ночь в Дрожжановском районе
-
15 гыйнвар 2021 - 11:23
-
12 гыйнвар 2021 - 15:09Covid-19 авыруы тагын бер чүпрәлеледә ачыкланганИң күп авыручылар саны 60 яшьтән 70 яшькә кадәр теркәлгән-22 кеше.19800
-
12 гыйнвар 2021 - 14:01Марат Гафаров прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладыБүген, 12 январьда Россиядә Прокуратура хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.20000
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.13700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика