Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Әй, Иске ел, узып та киттеңмени?!

Бүгенге, газетабызның 2012 елгы соңгы санында без райондашларыбыздан Кыш бабайдан ниләр алып килүен өметләнүләрен белмәкче булып, сораштыру үткәрдек.

Рәфика Айметдинова,

Иске Чүпрәле авылы:

-Яңа елны билгеләү, чынлыкта, Петр I чорыннан ук башлана. Ул Россиядә күп төрле һөнәрләр һәм сәнгатьләрне үстерү өлкәсендә зур көч куя. Шул исәптән, ел исәбе дә аның карары нигезендә билгеләнеп үтелә башлый. Ул елларда 7208 ел саналып, милади календаре буенча 1700 ел бара. Олуг Петр башка христиан илләренә ияреп, дин һәм дини кануннар нигезендә, Гайсә галәйһиссәламнең тууыннан исәпләнгән милади календарьга күчәргә дип Указ чыгара. Шулай итеп, киләсе ел 1701 ел дип билгеләнә.

Кыш бабайга кечкенә вакытта бик ышана идек, еллар үтә торып, гаилә корып, үзебез дә балалар үстергәч, Кыш бабайның барлыгына балаларны ышандыра башладык. Ни генә булмасын, адәм баласы һәрвакыт ниндидер өмет, максат, теләккә ирешеп яшәргә тиеш. Ходайдан һәр дога кылган саен илебезгә бәрәкәт сорыйм, Кыш бабай да шуларны алып килсен иде. Һәммә кеше бәхетле булсын, керәсе ел мул, бәла-казаларсыз булсын!

Ильмир Измайлов,

район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары:

-Үтеп баручы ел авыл хуҗалыгы өчен авырлыклары, корылыклары белән истә калса да, нигездә уңышсыз булмады. Шулай ук, хезмәт хаклары, пенсия үсешендә дә ел үз эзен калдырды. Аннан агымдагы елда район бюджетының арттырып үтәлешенең дә ассызыклыйсым килә.

Шәхси тормышымда әлләни үзгәрешләр булмады дисәм дә була, эшчәнлегем буенча быел беренче тапкыр чит илдә-Франциядә булып, квалификация күтәрергә туры килде. Бик тә бай эчтәлекле курслар үтеп, тәҗрибәләр уртаклаштык, эш алып бару алымнары турында сөйләштек. Керәсе Елан елының уңышлы, аеруча авыл хуҗалыгы өчен (чөнки без нигездә авыл хуҗалыгы районы) булуын телим. Яңа ел безгә оригиналь, иҗади идеяләр алып килсен, финанс өлкәсендә тотрыклылык хөкем сөрсен. Шәхсән Елан елында үзем дә туганмын, шуңа да аннан бары тик яхшылыклар гына алып килер, шулай ук, киләсе елда туган авылым Мунчәли турындагы китап дөнья күрер дигән өметләрдә калам.

Таисия Игнатьева,

"Туган як" газетасы баш редакторының дубляж буенча урынбасары:

Реклама

-Шәхсән үзем, гаиләм өчен ул тыныч кына узды, дияргә була. Ә менә киләсе ел минем өчен туган елым буларак куанычлы. Шуңа да аннан бары яхшылыклар, иминлеге, муллыгы белән килүен өмет итәм. Безнең белән бергә еллар дәвамында янәшә атлаган газета укучыларыбызга рәхмәтемне һәм хөрмәтемне белдерәм, алда да аңлашып яшәрбез, дустанә мөгамәләдә торырбыз дигән ышаныч белән яшим. Һәркемне Яңа ел белән котлап, иң мөһиме-сәламәтлек телим.

Әмир Аббазов,

Иске Чүпрәле авылы мәчете имамы:

-Әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Газиз дин кардәшләрем, Аллаһы Тәгаләнең сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте сезгә насыйп булсын! Белгәнебезчә, 15 ноябрьдә, Һиҗри календаре буенча Яңа 1434 елга аяк бастык, 31 декабрьдән 1 январьга 2013 милади елыбыз башлана. Үтеп бара торган ел пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) Мәккәдән Мәдинәи Мөнәүвәрәгә күчүе белән бәйле булса, милади елыбыз Гайсәнең (г.с.) (2012 ел элек) дөньяга килүе белән бәйле.

Без, мөэмин-мөселман, әлхәмдүлилләһ Аллаһы Тәгаләгә, шулай ук пәйгамбәрләргә дә иман китердек.

Ул көнне айнык баштан гаиләң, туган-тумачаларың, дусларың, күршеләрең белән Аллаһыны зикер итеп, үгет-нәсыйхәт, вәгазь белән уздырсак, Аллаһ каршында саваплы булырбыз. Ә эчү-исерү-Хак Тәгаләнең нигъмәте алдында иң явыз хыянәт. Хәмер-исерткеч барча бозыклыкларның башы булуы хакында пәйгамбәребезнең (с.г.в.) мөбарәк хәдисендә бәян ителгән. Газиз кардәшләрем! Әгәр сез киләчәк буын сау-сәламәт булсын дисәгез, барча халыкны, бигрәк тә гаилә әгъзаларыгызны, туганнарыгызны, дусларыгызны аек яшәүгә чакырыгыз.

Мөхтәрәм газиз дин кардәшләрем! Аллаһы Тәгалә барчабызга тәүфыйк-һидаят насыйп итсен. Үзебезне дә, якыннарыбызны да хәрамнан сакларга Аллаһы Тәгалә көч-куәт, кодрәт насыйп итсен. Яңа елыбыз мөбарәк булсын!

Петр Гордеев,

Иске Чүпрәле авылы:

Елан елында туганыма һич тә үкенмим. Мөгаен, кешелек сыйфатларын билгеләгәндә, кайсы елның нинди җәнлеккә каравы бик үк мөһим дә түгелдер. Гомумән, алдагы ел минем өчен кайбер әһәмияткә дә ия. Ел башында ук 60 яшьлек юбилеемны билгеләп үтәргә әзерләнәм. Үткән тормышыма үкенечем дә юк. Туган төбәктә гомер итеп, тырышып хезмәт куя алуым белән дә үземне бәхетле саныйм. Әлбәттә, үтеп баручы ел райондашларым күңелендә кайбер үзенчәлекләре белән истә калыр. Яңа ел илгә һәм һәр гаиләгә бары бәхет һәм иминлек кенә алып килсен иде. Моның шулай буласына бик ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев