Туган Як
  • Рус Тат
  • Әфганстан – йөрәк ярам...

    Ярты ел Ерак Көнчыгыш заставаларда хезмәт иткәннән соң без үзебезне шактый ук дәрәҗәдә "тәҗрибәле" солдатлар дип хис итә идек инде. Округта 700 солдат исәпләнә. Шуннан 120 хәрбине сайлап алдылар да Урта Азия чик буена җибәрергә әзерли башладылар.

    Поездда без нәкъ бер атна бардык. "Тахта-Базар" дип аталган чик буе отряды Урта Азиядә бик билгеле частьләрдән санала. Монда хезмәт итүчеләрнең күбесе безнең як егетләре. Ун көн дәвамында безнең белән махсус күнегүләр, өйрәтүләр алып барганнан соң, Әфганстан территориясенә керттеләр. Без анда ике ел хезмәт итүче солдатларга алмаш булырга тиеш идек. Мин килгән заставада безнең районнан өч егет бар иде. Кече Чынлы авылыннан Ринат Низамов, Чуваш Бизнәсеннән- Виктор Кудряшов һәм Виктор Митрошкин. Алар киткәч пост безгә калды. Махсус төркемнәр составында операцияләр оештыра башладык. 1988 елның октябрь аенда чик буе гаскәрләре үткәргән операция аеруча күңелгә сеңеп калган.

    Ул көннәрдән соң күп еллар үтсә дә хезмәттәшләремне еш искә алам, сагынып яшим. Бигрәк тә ел ярым бергә хезмәт иткән дусларым-Питрәч районыннан Илфат Гарифуллин, Ютазыдан-Инсаф Газизуллин белән туганнар кебек идек. Аларның икесе дә Әфган комлыкларында үлем белән кара-каршы берничә мәртәбә очрашып батырлыклар күрсәткән егетләр. Икесе дә "Батырлык өчен" медальләр белән бүләкләнделәр. Тыныч тормышта Илфат-урманчы, ә Инсаф нефтьче булып эшли. Быелның январенда 24 елдан соң өчебезгә дә бергәләшеп күрешергә насыйп булды. Әйе, гомер үтә икән ул. Ул вакыттагы сугыш михнәтләрен үз йөрәге аша үткәргән солдатларның да инде чәчләренә чал йөгергән. Без дә хәзер урта яшьләрдәге ирләр булдык. Әмма бүгенге көнгә кадәр озатып килгән Әфган вакыйгаларын күңел түреннән һич тә алып ташларлык түгел. Интернет челтәре аша аралашканда да сугыш утларын кичкән дуслар белән шул вакыйгаларны еш искә алабыз

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: