Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Календарьда дата

“Әфган“ сүзе өшетә җаннарны

Әфган сугышы-һәр шәһәр, район, авылга кагылган. Аның рәхимсез җиле, кайгысы күп йортларга кергән. Бу афәт яшь гомерләрне өзде, әти-әниләргә бетмәс кайгы китерде. Исән-сау кайтучылар бәхетле, тик шулай да, аларның яшьлек еллары сугышта үткән һәм ул көннәр тормышларында иң авыр хатирәләр булып саклана.

Бу коточкыч вакыйгага нокта куелган 1989 елның 15 февраль көненнән соң, нәкъ 25 ел вакыт узып китте. Календарь битләре һәр елны бу көндә - Россиянең интернационалист сугышчыларын искә ала.

Мәгънәсез сугышта Татарстаннан да меңләгән яшь егет катнаша. 288е һәлак була, җәрәхәтләнеп кайтып, вафат булганнарының саны да бихисап. Бүгенге көндә республикада Әфганстанда һәлак булучы солдат һәм офицерларның 263 гаиләсе, 266 әфган инвалиды, хәрби бәрелешләрдә яра алган 536 хәрби яши. 250 татарстанлы-әфганчы орден, 1415се медаль белән бүләкләнгән. Безнең районның да 219 яшь егете Әфганстан комлыкларын, тауларын кичә, сугышның "эчендә" була. Шуларның тугызы өйләренә кайта алмый һәлак була. Менә алар: Рифкать Ихсанов, Румил Җамалтдинов, Илдус Хәйбуллов, Нәгыйм Шәйдуллов, Николай Прищельцев, Наил Нуретдинов, Мәксуд Гафуров, Петр Маркелов, Геннадий Чамин. Әлеге каһарманнарыбыз янәшәсендә Чечня сугышы корбаны Александр Шуркинны да әйтми мөмкин түгел. Өйләренә кайтып вафат булганнары: Илһам Хафизов, Ринат Шәрәфетдинов, Ирек Фәхретдинов, Василий Карсаков.

Сугышта катнашучылар гына түгел, без, бүгенге яшьләр, һәм киләчәк буын кешеләре дә бу вакыйганы онытырга тиеш түгел. Көннәр тыныч, күкләребез аяз булып, атыш, шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә язсын иде. Киләчәктә җир йөзендә сугышлар кабатланмасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әфганчылар көне