Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Календарьда дата

7 апрель – Бөтендөнья Сәламәтлек көне

7 апрель - Бөтендөнья Сәламәтлек көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге чара кысаларында быел узачак чаралар черкиләр, талпаннар һәм башка бөҗәкләр китереп чыгаручы чирләрне кисәтүне күздә тота.

Вируслы талпан энцефалиты (баш мие ялкынсыну) һәм боррелиозы (нерв системасын параличлый) чирләре әнә шундыйлардан. 2012-2013 елларда талпан боррелиозы чирләре республиканың 16 районында табылган. Әлеге чирләр хакында Чүпрәледәге табиб эпидемиолог ярдәмчесе Галина Егорова сөйли:

- Урман бетләре-талпаннар урманнарда гына яши дигән сүз түгел. Ул урман буйларында, көтүлекләрдә дә, кырларда да, теләсә кайда да булырга мөмкин. Соңгы елларда аеруча аның көтүлекләрдә артуы күзәтелә. Парклардагы ял итү мәйданнарында йөргәндә талпан кадалу очраклары булырга мөмкин. Узган ел талпаннар апрель уртасында һәм августның икенче яртысында бик активлашкан иде. Апрельдән башлап беренче кар төшкәнче аларның һөҗүменнән сакланырга кирәк. Агачтан шыбыр-шыбыр талпан коела, дигәнне ишеткәнегез бардыр. Талпаннар куе ябалдашлы агачларда күп, шулай ук үләннәрдә, кеше һәм хайваннар үтеп йөри торган сукмакта, юл читендәге чирәмдә дә очрыйлар. Кешенең башта киеменә, хайванның йонына эләгәләр һәм тәнгә кадалалар.

Талпанга каршы тәнгә сөртү өчен махсус препаратлар юк. Сиптергеч аэрозольләр кулланганда аларның тәэсире озакка бармый, исе тиз бетә. Берничә сәгатьтән кабат сиптерергә кирәк.

Тирегә эләккән талпан агулы исне тоемлаганчы ук тәнгә кадалып кан эчә башларга мөмкин. Галимнәр талпанны ак чүпрәк кисәге белән җыя, чөнки алар анда әйбәтрәк күренә. Урманга барганда озын балаклы һәм җиңле кием кияргә тырышыгыз.

Талпан кадалган урын кызарып чыкмаска да мөмкин һәм ул авыртмый да диярлек, чөнки урман бете авыртуны басучы матдә бүлеп чыгара. Урманнан кайткач, кием-салымны, бөтен тәнне, башны, чәч төпләрен карагыз, коенып чыгыгыз. Авыру талпан вирусы канга эләккән икән, ул бөтен организмга таралачак. Талпанны тәннән никадәр тизрәк алсаң, шулкадәр яхшырак. Моның өчен энә яки бүтән очлы әйбер кулланырга мөмкин. Тик сак булыгыз: башы өзелеп кала күрмәсен.

Энцефалитка каршы прививка ясатырга мөмкин. Ләкин ул да чирдән тулысынча коткармый, талпан боррелиозына каршы вакцина юк. Шуңа да талпан һөҗүменә дучар булдыгыз икән, тиз арада хастаханәгә килергә тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 7 апрель – Бөтендөнья Сәламәтлек көне