Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Календарьда дата

31 май-Халыкара тәмәкесез бер көн

Тәмәке тартма, югыйсә... Мондыйрак сүзләрне төтәтүчеләргә дә, тартмаучыларга да көн саен, адым саен ишетергә туры килә.

Тәмәке тарту нәтиҗәсендә килеп чыккан авырулардан бөтен дөньяда ел саен миллионлаган кешеләр үлеп торса да, тарта бирәбез. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) тарафыннан инде берничә ел 31 майны Халыкара тәмәкесез көн дип игълан итсәләр дә, моның файдасы әлләни сизелми.

Әле күптән түгел генә Россиянең Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы тартучыларга каршы янә бер фәрман чыгарды. Тиздән тәмәке капларында тартуның коточкыч нәтиҗәләргә китерүен чагылдырган сурәтләр барлыкка киләчәк. Әлеге сурәтләр, дөресен әйтергә кирәк, тәннәрне чымырдата торган: үле туган бала, гангрена нәтиҗәсендә гарипләнгән кул, пародонтоз "тишкәләгән" тешләр һәм аңкаулар... Болар барысы да тәмәке тарту нәтиҗәсендә килеп чыккан авырулар.

-Тәмәке капларында мондый сурәтләрне бирү беренче чиратта яшь буынга һәм тартмаучыларга адреслана,-ди илнең сәламәтлек саклау министры. -Без шулай итеп булса да тартучылар санын киметергә уйлыйбыз.

Әлбәттә, зур стажлы тәмәкечеләрне мондый сурәтләр генә куркыта алмас. Ә менә тарта башлаучыларга үз сәламәтлекләре хакында чын-чынлап уйланырга урын бар. Тартучыларның үпкәләрен тартмаучыларныкы белән чагыштырып рентгеннан күрсәтү күпләрнең тәмәкене ташлавына китерә, дип исбатлый табиблар да.

Әлбәттә, рәссамнар тәмәке тартудан зарарланган байтак әгъзаларны үтемле итеп сурәтли дә алырлар. Тик кешедәге кайбер җитешсезлекләрне һәм авыруларны рәсемнәрдә ничек сурәтләргә? Мәсәлән, импотенцияне, рак авыруын...

Кыскасы, моңа кадәр тартырга теләүчеләрне әллә кайдан үзенә җәлеп итеп торган ялтыравыклы тәмәке каплары тиздән куркыныч сурәтле "ужастик"ларга әйләнергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәмәке