Район коткаручылары 27 мәртәбә янгынга, 52 тапкыр юл-транспорт һәлакәтенә чыккан

27 декабрь Россия Федерациясендә Коткаручылар көне. Әлеге һөнәр-иң куркыныч һәм үтә дә җаваплы хезмәтләрнең берсе. Районыбыз коткаручыларының эшчәнлеге белән таныштыру максатыннан, әлеге хезмәт начальнигы, подполковник Василий Битяков белән очраштык.
-Василий Евгеньевич, үзегезнең эшегез, коткаручыларның нинди булырга тиешлеге хакында сөйләгез әле,,,
-Бүген бездә 40 кеше эшли. Коткаручы булып физик яктан нык, кулы эш белгән, таза, чыдам егетләр генә эшли ала. Чөнки хезмәтебез бик җаваплы, шул ук вакытта куркыныч та. Янгын белән көрәшү, язгы ташу вакытында бик еш сыналырга туры килә. Быелның 2-3 апрель көннәрендә Татар Шатрашаны авылында су кинәттән 60 сантиметрга күтәрелде. Хезмәткәрләребез тәүлек буе кизү торды, көймәләр ярдәмендә халыкны азык-төлек һәм дарулар белән тәэмин иттек. Мунчәли авылы кибете сатучысы Мәүлидә Сатдинова язгы ташу вакытында безнең белән һәрчак элемтәдә тора. Аңа һәм авылын уйлап яшәүче шундый кешеләргә ихлас рәхмәт.
Юлларда булган аварияләргә дә чыгабыз. Быел шундый "ДТП"га 52 мәртәбә бардык. Мондый чакта тимер-томыр арасында калган кешеләрне коткару өчен кирәкле коралларыбыз бар. Тиз арада тимерне дә кисәбез, күтәрәбез дә. Эшебез буенча даими булып торган укулар, өйрәнүләр шуңа юнәлтелгән.
Яшел Үзән шәһәрендә безнең уку-өйрәнү үзәгебез бар. Барлык хезмәткәрләребез шунда үзләренең һөнәрләрен камилләштерә. Гадәттән тыш хәлләр зонасындагы фаҗигаләрдә кешеләрне коткару буенча 11 төр сертификатыбыз бар.
-Василий Евгеньевич, районны янгыннардан саклау да төп эшегез булып тора. Бу хакта ни әйтер идегез?
-Быел 27 урындагы янгынга чыктык. Аларның күп өлеше шәхси хуҗалыкларга туры килә. Ут белән саксыз эш итү, электр үткәргечләре һәм приборлары төзек булмау яки аларны утка ялгаган килеш онытып калдыру нәтиҗәсендә янгыннар еш була. Вакытында хәбәр итсәләр, су алу урыннары, юллары булса, утка җәелергә ирек бирмибез, тиз сүндерәбез. Борындык элеваторында 5-6 катлы йорт биеклегендәге янгын бик куркыныч иде. Анда көнбагыш орлыклары янды.
-Эш барышында үзен уңай яктан күрсәткән һәм беркайчан да сынатмаган коткаручыларыгыз да бардыр?
-Безнең егетләребезнең барысы да бөркет кебекләр. Иван Годунов, Айрат Әюпов, Рамил Гафуров, Вячеслав Шәрәфетдинов, Юрий Федоров һәм башкалар югалып, каушап кала торган егетләр түгел, иң авыр хәлдә дә җиңеп чыгарга тырышалар.
Ветераннарыбызга да ихлас күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Һәрдаим куркыныч янаган хезмәткә ирләрен озатып калган хатыннарга да сәламәтлек, сабырлык бирсен, Ходай.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 08:08Дәүләт янгын күзәтчелеге службасы оешуга 95 ел тула 2022 елның 18 июлендә бөтен ил буенча дәүләт янгын күзәтчелеге органнары юбилейларын – Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дәүләт янгын күзәтчелеге службасы оешуга 95 ел тулуны билгеләп үтәчәк.1900
-
1 июль 2022 - 08:06#ЭКОЯЗ2022 район бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде Бәйге төрле номинацияләр буенча узды.1400
-
1 июль 2022 - 08:04Абруйлы җитәкче, миһербанлы кеше Шушы көннәрдә үзенең 70 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтүче Тимерша Хәйрулла улы Әбдриев нәкъ шундыйлардан.1600
-
1 июль 2022 - 08:01Чүпрәле өлкәннәренә катлаулы компьютер да бирешә Чемпионат вакытында катнашучылар төрле биремнәр үтәделәр.1500
-
1 июль 2022 - 07:57Виктор Карабаев: “Кайда гына яшәсәң дә, эшләргә кирәк” Виктор Карабаевның хуҗалыгы Чуваш Бизнәсе авылында шактый иркен мәйданны алып тора.1700
-
29 июнь 2022 - 16:33“КИТАП” радиосы Татарстанның район һәм шәһәрләренә җәйге урам концертлары белән чыгып китте Ул концертлар кайсы шәһәрдә, кайсы районда яисә авылда булырга тиеш?..6200
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.10200
-
28 июнь 2022 - 13:55Чүпрәледә имам-хатыйблар Корбан аена әзерлек эшләре турында сөйләштеләр 9 июль-Корбан гаете.3800
-
28 июнь 2022 - 09:23Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин гражданнарны кабул итәчәк Алдан язылу өчен телефон: 2-20-95.5000
-
27 июнь 2022 - 14:13Чүпрәленең яшь журналистлары "Алтын каләм – Золотое перо" фестивале Дипломы белән бүләкләнде Быел фестиваль 27нче тапкыр узды.5900
-
27 июнь 2022 - 13:33Чүпрәледә эшләүче яшьләрне котладылар Бүләкләү тантанасы Яшьләр көне кысаларында "Чүпрәле" паркында узды.6900
-
24 июнь 2022 - 14:02Татарстанда 316 меңнән артык кеше электрон хезмәт кенәгәсен сайлады Электрон хезмәт кенәгәләре 2020 елда кулланышка кертелә.7000
-
12 май 2022 - 21:56Чүпрәледә Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның 136 еллыгы
-
11 апрель 2022 - 08:28Чүпрәледә “Мунчәли укулары”
-
29 июнь 2022 - 15:39Чүпрәле тармак технологияләре техникумы студентларына дипломнар тапшырылдыБыелгы уку елында белем бирү учреждениесен 62 студент тәмамлый.6000
-
27 июнь 2022 - 10:15Чүпрәле чыгарылышлылары бәйрәм иттеБыел район белем бирү учреждениеләрен 95 укучы тәмамлады.6200
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.10200
-
29 июнь 2022 - 16:33“КИТАП” радиосы Татарстанның район һәм шәһәрләренә җәйге урам концертлары белән чыгып китте Ул концертлар кайсы шәһәрдә, кайсы районда яисә авылда булырга тиеш?..6200
-
29 июнь 2022 - 15:39Чүпрәле тармак технологияләре техникумы студентларына дипломнар тапшырылды Быелгы уку елында белем бирү учреждениесен 62 студент тәмамлый.6000
-
28 июнь 2022 - 09:23Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин гражданнарны кабул итәчәк Алдан язылу өчен телефон: 2-20-95.5000
-
28 июнь 2022 - 13:55Чүпрәледә имам-хатыйблар Корбан аена әзерлек эшләре турында сөйләштеләр 9 июль-Корбан гаете.3800
-
1 июль 2022 - 08:08Дәүләт янгын күзәтчелеге службасы оешуга 95 ел тула 2022 елның 18 июлендә бөтен ил буенча дәүләт янгын күзәтчелеге органнары юбилейларын – Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дәүләт янгын күзәтчелеге службасы оешуга 95 ел тулуны билгеләп үтәчәк.1900
-
1 июль 2022 - 07:57Виктор Карабаев: “Кайда гына яшәсәң дә, эшләргә кирәк” Виктор Карабаевның хуҗалыгы Чуваш Бизнәсе авылында шактый иркен мәйданны алып тора.1700
-
1 июль 2022 - 08:04Абруйлы җитәкче, миһербанлы кеше Шушы көннәрдә үзенең 70 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтүче Тимерша Хәйрулла улы Әбдриев нәкъ шундыйлардан.1600
-
1 июль 2022 - 08:01Чүпрәле өлкәннәренә катлаулы компьютер да бирешә Чемпионат вакытында катнашучылар төрле биремнәр үтәделәр.1500
-
1 июль 2022 - 08:06#ЭКОЯЗ2022 район бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде Бәйге төрле номинацияләр буенча узды.1400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика