Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Календарьда дата

26 июнь-Бөтен дөньяда наркотикларга каршы көрәш көне уза

26 июнь-Бөтен дөньяда наркотикларга каршы көрәш көне дип игълан ителгән. БМО карары белән гамәлгә кергән бу датаны 1987 елдан бирле билгеләп үтәләр. Әлеге уңайдан табиб-эпидемиолог ярдәмчесе Галина Егорова сөйләде.

- Әгәр моннан 20 ел элек наркотикларның ни икәнен бары газетадан укып яки телевизордан гына күреп белсәк, бүген республикада ике көннең берендә бер наркоман үлә. Чирлеләр саны ел саен 600-700 кешегә арта. Хокук саклаучылар тарафыннан наркотиклар белән бәйле алты меңнән артык җинаять теркәлә.

Наркоконтроль идарәсе тарафыннан наркотикларны сату, тарту урыннары ачыклана, җәйге чорда төрле акцияләр үткәрелә. Билгеле әлеге афәт контроль күзәтү астында һәрдаим тора. Шулай да соңгы елларда синтетик наркотиклар дигән термин киң кулланылышка керде. Аларның кайсылары тәмәке кебек тарта торган кушылмалар, кайберләре - синтетик порошок һәм психотроп тәэсирле "сәдәп"ләр.

Әлеге кушылмалар составына керүче матдәләр кеше организымына аеруча көчле тәэсир итә, хәтәр агулый. Аларны кулланучыларда, наркотикларга хас шундый ук бәйләнеш туа. Россия Хөкүмәтенә мондый төр синтетик кушылмаларны наркотиклар исемлегенә кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иттеләр. Франция, Германия, Австрия илләрендә исә аларны күптәннән сату тыела.

Республикада да тәмәке кушылмаларын кулланучыларны авыр хәлдә хастаханәләргә китерү очраклары теркәлде, нәтиҗәсе үлем белән тәмамланучылар да бар. Башлыча 15-22 яшьлекләр арасында бу хәл күзәтелә.

Билгеле, ниндидер чаралар күреп кенә уңышлы нәтиҗәләргә ирешү мөмкин түгел. Биредә һәркемнең аңында үз сәламәтлегенә карата ныклы фикере, кирәкмәгән әйберләрне куллану нигә китерәчәге турында ачык күзаллавы булырга тиеш. Шул вакытта гына проблема тулысынча хәл ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 26 июньБөтен дөньяда наркотикларга каршы көрәш көне