Туган Як
  • Рус Тат
  • 19ы– Ураза гаете

    Рамазан ае тәмамланып шәүвәл аеның беренче көнендә, 19нчы августта, Чүпрәле районы мөхтәсибәтенә кергән барлык мәчет һәм мәхәлләләрдә дә Гайдел-фитр бәйрәме үткәреләчәк.

    Мөселманнар узган бер ай буена көндезге вакытта ашау-эчүдән, ир белән хатын арасындагы интим мөнәсәбәтләрдән тыелып тордылар. Диннең өйрәтүенчә, уразалы кешегә гайбәт сөйләү дә, әрләш-талашларда катнашу да тыела. Алар бу ай дәвамында фәкатъ изге гамәлләр кылырга, намаз укырга өйрәнергә тиешләр. Бу айда байлыгы яки кереме җитәрлек булган мөселманнар, мохтаҗларга матди ярдәмнәр дә күрсәтәләр. Ураза тоткан кеше уразасының тәгаен кабул булуын тәэмин итү йөзеннән караучысыз калган картларга, ятим балаларга билгеле бер күләмдә фитра садәкасы да тапшырырга бурычлы. Быел ул гаиләдәге бер кешегә 50 сумнан 100 сумга кадәр дип билгеләнгән.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: