Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Календарьда дата

12 май-Халыкара шәфкать туташлары көне

12 май илебездә Халыкара шәфкать туташлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне нәкъ менә шәфкать туташларының эшен беренчеләрдән булып оештыручы Флоренс Найнтингейл туа. Ул Кырым сугышы вакытында солдатларга ярдәм итә.

Сүз дә юк, шәфкать туташларының эше күпкырлы. Алар медицина ярдәме күрсәтүдән тыш, авыруга дәвалану барышында үзләренең мөгамәләсе белән савыгырга да булышалар. Шуңа да шәфкать туташларына карата әсәрләр, җырлар иҗат ителүе дә гаҗәп түгел.

Россиядә беренче тапкыр шәфкать туташларының эше Петр I заманында оештырыла. Ул вакытта алар башлыча хәрбиләргә ярдәм күрсәтү эшен башкаралар. Әмма бөек полководчы вафат булганнан соң, шәфкать туташларының эше туктала. Бары XIX гасырда гына аңа янә ихтыяҗ туа башлый. Бүген исә медицина учреждениеләрендә әлеге кешеләрдән башка эшчәнлекне күз алдына да китерү авыр.

Район үзәк хастаханәсендә барлыгы 333 шәфкать туташы исәпләнә. Шуларның 118е-югары, 13е- II, 39ы I категориягә ия. Район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташларының советы эшләп килә Аны Дамирә Габдрахманова җитәкли. Совет эшчәнлегендә баш табиб урынбасары Иосиф Кукушкин җитәкчелегендә конференцияләр, укулар, профилактик темаларга төрле чаралар, әңгәмәләр оештырыла.

Бәйрәм уңаеннан шәфкать туашларының район советы җитәкчесе Дамирә Габдрахманованы тыңлап үтик.

-Шәфкать туташларының эше эмоциональ һәм авыр, шул ук вакытта мактаулы хезмәтләрнезң берсе дияр идем. Әлбәттә, бу һөнәргә үзеңне бәйләү зур җаваплылык сорый, вакыт белән санашмауны, сабырлыкны таләп итә. Чөнки хастаханәләрдә барлык эшләрнең 80 проценты диярлек нәкъ менә алар җилкәсенә туры килә. Әмма әлеге авырлыклардан курыкмаган шәфкать ияләре арабызда бик күп. Бәйрәм көннәрендә аеруча гомерләрен озак -30-35 еллар дәвамында шәфкать туташы эшенә багышлаган һәм аны намус белән үтәгән хезмәткәрләребез: Валентина Ларионованы, Әлфия Шиһабетдинованы, Фирдәвес Алиуллованы билгеләп үтәсе килә. Алар үрнәгендә бүген яшь кадрларыбыз тәрбияләнә. Шулай ук, район үзәк хастаханәсендә бүгенге көндә мөстәкыйль, табибтан башка диюем, эшчәнлеген алып баручы шәфкать туташларыбызны: Фрида Каюмованы, Лилия Хәйруллинаны, Фәйрүзә Ахметованы әйтеп үтәсе килә.

Авыруларга карата үзләренең җылы мөгамәләләрен, игътибарын кызганмый көн-төн хезмәт куйган һәм шул рәвешле ихтирам яулаган хезмәткәрләребез дә шактый. Алар: Лилия Якупова, Надежда Махонова, Зөлфия Шәрәфетдинова, Гөлгенә Мердеева, Эльза Айзатуллова, Фирдәүсә Алимова, Венера Нәфиева, Илхамия Акбарова, Нина Портнова, Миләүшә Сотникова, лаборантлар Валентина Чернова, Валентина Яшина һәм башкалар. Әлбәттә барысын да санап бетерү мөмкин түгел. Әмма аларның һәркайсының эше җир йөзендә иң кадерле төшенчә-кеше гомере белән бәйле. Шуңа да һәммәсе шәфкать туташы исемен лаеклы күтәрүгә үз өлешен кертә.

Авыллардагы фельдшерлык-акушерлык пунктларында да халык тарафыннан хөрмәт һәм мактау сүзләре белән телгә алынучы шәфкать туташларыбыз шактый. Шундыйлардан: Шатрашаннан Гүзәл Айзятова, Иске Шәйморзадан Фәридә Гимадиева, Кече Чынлыдан Хөрия Садриева, Дуваннан Гөлнара Хафизова. Фельдшер-акушерлык пунктлары белән тыгыз элемтәдә эшчәнлекне яшь кадрларның берсе Гөлфия Науметова алып бара. Әйтергә кирәк, республика күрсәткечләре арасында статистика бәяләмәләренә уңай нәтиҗәләр бирелүгә ирешеп эшлиләр.

Бәйрәм уңаеннан шәфкать туташларыбызга исәнлек, гаилә бәхете, хөрмәтле һәм чын мәгънәсендә шәфкатьле булуларын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: календарьда дата