“Туган як”, “Таван ен” район газеталарына алдан язылу башланды
Көн вакыйгасы

“Туган як”, “Таван ен” район газеталарына алдан язылу башланды

1 июльдән “Туган як”, “Таван ен” район газеталары 8 битле булып, атнага бер тапкыр чыга башлады.

һәм 1 июльдән 2019 елның беренче яртыеллыгы өчен  газетага алдан язылу  башланды. Даими басмаларга бәяләр даими күтәрелеп торса да, район басмасы үз бәясен ике ел дәвамында үзгәрешсез калдыра алды. Шуңа да, барлык райондашларны, алдан “Туган як”лы булып калырга чакырабыз. Алдан язылу чорында бәя бераз түбәнрәк– 650,52; оешмалар өчен 740,52 сум. Бездән аерылмагыз, кадерле укучыларыбыз!

2018 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе уңышлы тәмамланды.  1382  райондашыбыз – “Туган як”,  1345 кеше “Таван ен” газетасына язылды.

 


Нет комментариев