Туган Як
  • Рус Тат
  • ТР Үзәк сайлау комиссиясендә яңа башлык

    Үзәк сайлау комиссиясе яңа составта беренче утырышын үткәрде.

    Утырышка Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров та килгән иде. Ул җирле комиссиягә җитәкче буларак Әгъзам Гобәйдуллин кандидатурасының Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан тәкъдим ителгәнен ассызыклады. Утырышта Владимир Чуров, шулай ук, республиканың Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Үзәк сайлау комиссиясенең элеккеге башлыгы Анатолий Фомин һәм тавыш бирү хокукы булган комиссиясенең 14 вәкиле катнашты.

    Теги: сайлау
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: