Быел министрлыкның бәйге комиссиясе 490 җиңүчене билгеләячәк һәм әлеге максатларга 20 млн. сум күләмендә акча бүлеп биреләчәк.
Бәйге комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм популярлаштыру, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасыннан нәтиҗәле файдалану, 2022 ел урып-җыю кампаниясендә югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны бүләкләү максатларында үткәрелә.
Быел 490 җиңүчене билгеләячәк һәм җиңүчеләргә премияләр түбәндәгечә билгеләнәчәк:
- комбайнчылар арасында 50 мең сум күләмендә (НДФЛ тотып) 240 премия;
- үзйөрешле чапкыч һәм валкалы ургычта эшләүчеләргә 40 мең сум күләмендә 50 премия (НДФЛ тотып) ;
- 30 мең сум күләмендә (НДФЛны тотып) 200 премия каралган.
Бәйге нәтиҗәләре министрлыкның рәсми сайтында комиссия утырышы беркетмәсенә кул куелганнан соң өч эш көне дәвамында урнаштырыла.
Нет комментариев