Моннан нәкъ 40 ел элек, 1979 нчы елның 25 декабрендә, Мәскәү вакыты белән 15.00 сәгатьтә Әфганстанның Кабул һәм Баграм шәһәрләренә Совет гаскәрләре кертелде.
Шулай итеп, 9 ел 1 ай һәм 19 көнгә сузылган Әфган сугышы башланды. Илебез тарихы елъязмасы битләрендә аерым урын алган әлеге вакыйга уңаеннан шушы сугышның үзәгендә катнашкан, бүгенге көндә әфганчыларның район советын җитәкләүче Виктор Петухов белән сөйләштек.
–Виктор Петрович, нигә кирәк булган дип уйлыйсыз бу сугышны? Шушы вакыйгалар эчендә катнашкан кеше буларак, бүгенге көннән торып, сез аны ничек бәялисез?
– Минем белгәнем кадәрлесе: Әфганстанда 1978 елның 27 апрелендә революция ясала. Апрель революциясе дип аталган переворот нигезендә хакимияткә Халык-демократия партиясе җитәкчесе Нур Мөхәммәт Тараки килә. Әфганстан Демократик Республикасы җитәкчелеге СССР һәм башка социалистик илләр белән якынаю курсы үткәрә. Ләкин, 1979 елда Хафизулла Әмин хөкүмәт рәисе булып алгач, социалистик илләр белән якынаюны туктата, үзенә каршы фикерле хәрбиләрне һәм дәүләт эшлеклеләрен үтертергә керешә. Илдә гражданнар сугышы канат җәя. Шул чакта Нур Мөхәммәт Тараки Мәскәүгә килеп ярдәм сорый. Леонид Брежнев Әфганстанга совет гаскәрләре кертелү турындагы хәбәрне үзәк телевидение буенча 27 декабрьдә игълан итте.
Әфганстанны алга киткән дәүләт дип булмый. Гомуми мәйданы 647 кв. км булган илдә автомобиль юллары нибары 18 мең километрны тәшкил итә. Илдә тимер юл бөтенләй юк. 16 млн. халыкның күпчелеге ярымкүчмә тормыш алып бара. Төп һөнәре – терлекчелек. Дәүләткә капиталистик мөнәсәбәтләр кереп бара. “Сугышчан хәрәкәтләргә катнашудан тыелырга!” дигән әмер үзен акламый. 1980 елда Әфганстанда 1500гә, 81дә 1300гә, 82 дә 2000гә якын совет сугышчысы һәлак була, яралыларның саны уннарча меңгә җитә.
Әфганстан сугышында безнең районнан да йөзгә якын кеше катнашты. Тугыз солдатка исән-сау әйләнеп кайту насыйп булмады, 20 яше дә тулмаган килеш яу кырында гомерләре өзелде. Ике солдатыбыз Төньяк Кавказда хәрби бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булды. 14 әфганчы-райондашыбыз, сугыштан исән чыгып та, яралардан һәм авырулардан вафат булды. Фәкать 1988 елның маенда гына совет гаскәрләре чыгарыла башлады. 1989 елның 15 февралендә соңгы совет солдаты Әфган чиген кичте. 9 елдан артык барган бу сугыш безнең илгә 60 миллиард сумлык кирәксез чыгым булып әверелде. Бу сугышның зур сәяси хата булуы хөкүмәт тарафыннан рәсми рәвештә танылды.
–Әле күптән түгел генә сез әфганчыларның район советы рәисе булып сайландыгыз. Шушы оешманың җитәкчесе буларак ирешкән уңышларыгыз турында сорашырга бәлки иртәрәктер дә әле. Шулай да, шушы кыска гына вакыт аралыгында башкарган эшләрегез турында сөйләп китсәгез иде...
– Алдарак безнең районнан Әфган сугышына 200ләп яшь егет алынуы турында әйткән идем. Ә хәзерге вакытта район территориясендә 69 әфганчы яши. Аларның барысы да интернациональ бурычларын үрнәк төстә үтәгән өчен СССР һәм Әфганстан хөкүмәтләренең бүләкләренә лаек булган солдатлар. Араларында дан-шөһрәткә ирешкәннәре дә бар. Яңа Чокалы авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Иске Чүпрәле авылында яшәүче Илдус Журавлёв, мәсәлән, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде.
Һәм чын-чынлап канлы сугышны үз күзләре белән күргән кешегә гади солдат, гадәти кеше итеп кенә дә карарга ярамый, минемчә. Һәр адымда үлем белән очрашкан солдатның психологиясе дә, үз-үзен тотышы да үзгәрә. Бүгенге көндә алар арасында төрле ярдәмгә мохтаҗ кешеләр дә бар. Кайсыларына торак шартларын яхшыртуга ярдәм итү юлларын барлыйбыз. Эшкә урнаштырырга тырышабыз. Һәр авыл җирлегендә район советының башлангыч оешмаларын булдырдык, җитәкчеләрен билгеләдек. Бу инде безгә һәр әфганчының тормыш-көнкүрешен һәрдаим күз уңында тотарга мөмкинлек бирә. Безнең әфганчылар районда һәм авылларда үткән чараларда катнаша. Әлбәттә, бу очракта активрак булу да кирәк әле безгә– килер буынга хәрби-патриотик тәрбия тиешле дәрәҗәдә бирелсә, әйбәт бит инде ул.
–“Солдат, без сине истә тотабыз!” дигән акция дә оештырган идегез. Аның максаты нидән гыйбарәт?
–Әйе, акция сентябрьдә старт алды һәм бер ай диярлек дәвам итте. Аны без Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына да багышладык. Шушы вакытта район буенча 25 зиратта булдык, вафат булган әфганчыларның каберләрен тагын бер кат барладык. Шул ук вакытта Бөек Ватан сугышы ветераннарының каберләрен дә игътибарсыз калдырмадык. Аларның төзеклеген, чисталыгын контрольгә алдык, бу юнәлештә җирле хакимият органнары тарафыннан нинди эшләр башкарылуы белән кысыксындык. Өч әфганчының кабере өстендә кабер ташы юк иде Аларның икесенең каберенә шушы көннәрдә хәрби комиссариат тарафыннан гранит һәйкәл куелачак. Авыл җирлекләренең күпчелеге каберлекләрне тәртипкә китерү, чардуганнарны буяуны үз өсләренә алды.
–Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Виктор Петрович. Алдагы елларда илләребез имин булсын, мондый фаҗигаләрне бүтән беркемгә дә күрергә язмасын. Туган җирләре өчен үзләренең яшьлекләре белән түләгән ир-егетләребезнең батырлыгы онытылмасын!
Кыскача белешмә. Төрле мәгълүматларга караганда, әлеге сугышта 620 мең сугышчы катнаша, Советлар Союзының 15 меңнән артык солдаты һәм офицеры һәлак була, 53753 кеше яралана һәм контузия ала, 417 кеше хәбәрсез югала, 415932 кеше гепатит, тиф һәм башка авырулар белән авырый, 620 мең кешенең 416 меңе йогышлы авыру эләктерә, 10751 кеше инвалид булып кала, 11294 кеше сәламәтлеге буенча хәрби хезмәттән азат ителә. Әлеге исемлеккә СССР территориясендәге госпитальләрдә яралардан һәм авырулардан вафат булган хәрбиләр кертелмәгән.
Нет комментариев