Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Марат Гафаров Чүпрәледә төзекләндерү буенча беренчел бурычларны билгеләде

    Хакимияттә традицион эшлекле планерка булды. Анда район Башлыгы Марат Гафаров якын арада хәл ителергә тиешле төп бурычларны билгеләде. 

    Бу - "Дуслык" паркын төзекләндерүне төгәлләү, Үзәк урамның икенче чираттагы төзекләндерү эшләре башлау (әлеге эшләр Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы кысаларында башкарыла), Иске Чүпрәледә юл-чокырларны ремонтлау эшләрен башлау, 20 кешелек эш урынына исәпләнгән тегү цехын ачу, шулай ук икенче сугым цехы төзелешен планлаштыру.  Моның өчен производстволарның урнашу урынын билгеләргә кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: