Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә тәүлек саен һәр сыердан сөт җитештерүне 16 килограммга җиткерделәр

    Җәйләү - мул сөт чоры

     

    Беренче графа – хуҗалыклар; икенче – бер сыердан савылган тәүлеклек сөт (кг.); өченче – үткән елгы күрсәткеч (кг.). Мәгълүматлар 19 майга.

    Цильна                      25        25

    Городище                  24,2     24,4

    Яңа Элмәле              22,5     26,8

    Яңа Чокалы              20,2     18,9

    Мунчәли                    19,0     19,9

    КФХ лар                     15,5     18,4

    Яңа Уби                     15,2     8,7

    Татар Бизнәсе          13,0     10,0

    Түбән Каракитә        12,9     15,5

    Иске Кәкерле            12,8     14,8

    Шланга                      12,6     13,3

    Зур Аксу                    12,4     12,8

    Матак                        12,0     11,7

    Яңа Кәкерле             11,7     12,8

    Эталон – Агро           9,1       11,0

    Кече Уби                   7,7       9,4

    Саплык                      6,5       7,8

    Район буенча:           16,0     15,8

    Республиканың агросәнәгать комплексларындагы сөтчелек тармакларыннан көн саен 3979,1 тонна сөт сатыла, сыерларның уртача продуктлылыгы 17,5 килограммны тәшкил итә. Әйтергә кирәк, Татарстан Республикасы сөт җитештерү буенча Россия төбәкләре арасында лидерлардан санала. Бүген бер сыердан иң күп сөт Әтнә, Кукмара, Саба һәм Мамадыш районнарында савыла. Кукмаралылыр һәр көнне кабул итү пунктларына 312 тонна сөт тапшыралар. Мәгълүматлардан күренгәнчә, Чүпрәле районы терлекчеләре тәүлек саен һәр сыердан сөт җитештерүне 16 килограммга җиткерделәр. Кабул итү пунктларына 73 тоннадан артык югары сыйфатлы продукция озатыла. Терлекчелек тармагының нәтиҗәле эшләвен тәэмин иткән “Цильна” хуҗалыгы 97 процент товарлылык белән 22 тоннага якын сөт сата, ягъни тулаем район сөтенең 30 проценттан артыгын тәшкил итә. “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасына караган Городище, Яңа Элмәле һәм Яңа Чокалы филиаллары терлекчеләренең дә фидакарь тырышлыклары мактауга лаек. Моңарчы П.В. Дементьев исемендәге агрофирма канаты астында эшчәнлек алып барган Яңа Уби филиалындагы товарлыклы – сөтчелек фермасы коллективы быел икенче агрофирмага күчкәч яңа сулыш алгандай булды. Биредә хәзер былтыргыга караганда ике тапкыр күберәк сөт савалар. Һәм көн саен шактый гына күләмдә күрсәткечләрен арттыра баралар. Ни кызганыч, уртача район нәтиҗәсеннән түбән эшләгән ферма коллективлары да аз түгел. Моны бары тик терлекчелек белгечләренең үз вазыйфаларына салкын караулары белән генә аңлатырга кирәктер. Хәзер маллар җәйләүгә чыкты. Агроидарә белгече Айваз Абязовның сүзләренчә, сөт терлекләрен җәйләүдә асрау чоры 125 көнгә сузыла. Сыерларны ашату – эчертү дөрес оештырылган очракта, еллык сөт җитештерүнең 70 проценты диярлек шушы чорга туры килә. Яшел конвейерны дөрес файдалану һәм көтүчеләрнең дә үз вазыйфаларын аңлы үтәүләре, терлекчеләр арасындагы ярышка нәтиҗә ясау, алдынгыларга мораль һәм материаль кызыксындыру чаралары куллану бик мөһим. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: