Туган Як
  • Рус Тат
  • Айлык башланды

    2004 елда Беслан фаҗигаләре белән бәйле буларак 3 сентябрь-террорчылыкка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә башлады.

    Әлеге уңайдан агымдагы елда да республикада 30 сентябрьгә кадәр «Экстремизмга-юк!» айлыгы игълан ителде. Айлык экстремизмга һәм террорчылыка каршы профилактика үткәрүне, республикада милләтара һәм конфессиональара килешүләрне ныгытуны, этник, социаль һәм конфессиональ нигездә корылган конфликтлар булдырмауны, шулай ук, экстремаль идеология, терроризмга каршы килешмәүчәнлек тудыруга юнәлдерелгән җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруны максат итә.

    Айлык барышында мәктәпләрдә әлеге теманы яктырткан дәресләр, яшьләр акцияләре, китап күргәзмәләре, түгәрәк өстәлләр, киңәшмәләр, диспутлар, уеннар, коцерт-программалар, халык җыеннары үткәрү планлаштырылган.

    Теги: айлык
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: